Таксины ничек сайларга һәм аннан ничек исән-имин чыгарга
Шушы көннәрдә Казанда такси йөртүчесе белән пассажирлар арасында чыккан конфликт атыш белән төгәлләнде. Республика халкы еш кына социаль челтәрләрдә такси йөртүчеләренең үз-үзләрен тотышыннан зарлана. “Татар-информ” агентлыгы шау-шу тудырган вакыйгаларны барлады һәм белгечләрдән киңәш сорады.
Быел гыйнвар ахырында бер көнне кичке дүртләр тирәсендә “Леруа Мерлен” кибете янындагы парковкада такси йөртүчесе һәм өч пассажир арасында гауга чыга. Нәтиҗәдә, алар атыша башлый.
Баксаң, такси йөртүче пассажирларның берсенә пычрак аяк киеме өчен кисәтү ясаган икән. Шуннан бер кеше икенчесенә травматик пистолеттан ата башлаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ата башлаган кеше - таксист үзе булган. Хәзер медицина экспертизалары билгеләнгән, җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.
Такси йөртүчеләре һәм пассажирлар арасында конфликтлар еш була. Таксида һәм такси белән булган хәлләр социаль челтәрләргә берничә мәртәбә эләкте.
Икенче бер очрак: 2018 елның маенда Чистайда таксист юл һәлакәтенә эләкте. Авариядә пассажирның бот сөяге сынды.
19 май кичендә “Дэу” машинасы таксисты Казан-Оренбург трассасы буйлап Иске Ромашкино авылына барган була. Бер мизгелдә шофер идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә. Аның белән салонда 25 яшьлек пассажир була. Ул авариядә бот сөяген сындыра.
Соңрак йөртүчене “Автомобиль йөртүче тарафыннан юл кагыйдәсен бозып, саксызлык белән кеше сәламәтлегенә зыян салу” маддәсе буенча хөкем иттеләр. Һәм 10 айга иргененнән мәхрүм иттеләр.
Узган елның октябрендә социаль челтәрләрдә тагын бер видео барлыкка килде: Казанның тимер юл вокзалы янында “соры” таксистлар бер ир-атны кыйный.
Таксистлар һөҗүм иткән ирнең дә шәхси таксист булып эшләве ачыклана. Тик ул конкурент фирмада эшләгән. Һөҗүм иткән ирләрнең клиентларын алып киткәнен абайлап алгач, алар сугышып китәләр.
Узган елның ноябрендә челтәрдә тагын бер видео пәйда булды. Анда ир-атның пасссажирга дорфа эндәшүе күренә.
Соңрак ачыкланганча, клиентның дөрес адрес әйтмәве ирнең ачуын чыгара. Видеода күренгәнчә, ир-ат ярсый, кызга сүгенү сүзләре кычкыра һәм машинадан чыгарып җибәрү белән яный.
Соңрак әлеге машинаның такси хезмәтен тәкъдим итүче эре компаниянеке икәне ачыклана. Ул Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә хезмәт күрсәтә.
2018 елның ноябрендә булган тагын бер очрак – Восстания урамында такси йөртүчесе авария китереп чыгара. Бәрелешү аркасында өч машинага зыян килә.
Такси йөртүчесенең берөзлексез тәүлек буе эшләгәне ачыклана. Арган ир-ат каршы як полосага чыга һәм башка автомобильләр белән бәрелешә. Юл фаҗигасендә берничә кеше, шул исәптән шофер үзе дә имгәнә.
2013 елда Казанда булган хәлне дә искә төшерми мөмкин түгел. Ул вакытта такси йөртүчесе яшь хатынны үтерде һәм аның кәрәзле телефонын, банк карточкаларын, алтыннарын урлады.
Хәл болай була: 28 сентябрь иртәсендә Ольга Шамышева кунактан кайта. Таксига утыра, машинада барган вакытта йоклап китә. Шул вакытта йөртүче аны Родина урамындагы аулак урынга алып килә. Хатынга һөҗүм итә һәм зәркән эшләнмәләрен бирүне таләп итә.
Ольга каршылык күрсәтә башлый, шуннан соң таксист аның башына шешә белән суга. Соңыннан кирпеч белән сугып үтерә. Алган яралардан хатын вафат була. Җинаять эзләрен яшерү өчен, таксист мәетне урманга алып китә һәм агач ботаклары белән каплый.
Җинаятьченең эзенә тиз төшәләр. Үтерелгән хатынның банк картасын кулланырга тырышкан вакытта аны тоталар. Җинаятьче – элек хөкем ителгән Сергей Марушков булып чыга.
Марушков үз гаебен таный һәм мәетне яшергән урынны күрсәтә. Казанның Вахитов районы суды аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
Ләкин кайвакыт таксистлар үзләре дә акылсыз пассажирлар корбаны була.
Яңа ел бәйрәмнәрендә социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеода исерек пассажир хатынның такси йөртүчесен мыскыллаганы күренә.
Кыз егетне туктарга һәм үзе өчен сыра алырга мәҗбүр итә. Бер мизгелдә ул машинада барган җирдән сикереп төшәргә тели, ләкин йөртүче тормозга басып өлгерә. Шофер авырлык белән генә кызны машинадан төшерә, шул вакытта ул егетнең битен тырнап ала.
Социаль челтәр кулланучылары видео турында кызып-кызып фикер алышты. Күпләр таксистка полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
Белгечләр киңәше
“Татар-информ” агентлыгы адекват булмаган таксистка юлыкканда үзеңне ничек сакларга дигән сорауга җавап эзләде.
1. Белгечләр такси йөртүчесен беренче булып үзегез котыртмагыз дип киңәш итә.
“Баштан ук адекват булган таксистка утырырга кирәк. Йөртүченең машинасына карарга кирәк һәм үзегезгә таныш компания хезмәтләрен генә кулланырга кирәк”, - дип киңәш итә үз-үзеңне саклау буенча инструктор Илсур Ганиев.
2. Күп нәрсә пассажирдан да тора. Мәсәлән, кыз кеше тыйнак кыяфәтле булса, күңелсез хәлгә очрау ихтималы бермә-бер кими.
“Кызлар үзләре котыртканда ир-атлар еш бәйләнә. Ниндидер гамәлләре, сүзләре белән үзен шулай тота, гыйшык уйнарга тели икән, дип уйлыйлар”, - диде Илсур Ганиев.
3. Таксига төнлә утырганда, инструктор арткы урынга утырырга киңәш итә. Мөмкин булса, ялгыз йөрмәгез, ди белгеч.
4. Инструктор фикеренчә, уңайлы шартлар өчен артыграк түләү хәерле. Чөнки үз иминлегең өчен борчылмаячаксың. Намуслы пассажир йөртүчеләр үз абруйларын куркыныч астына куймаячак.
“Озак вакыт һәм сыйфатлы итеп үз хезмәтләрен башкаручы компанияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Намуслы пассажир йөртүчеләр таксиның килүе турында алдан хәбәр итә. Бу нормаль кеше киләчәгенә гарантия”, - дип өстәде үз-үзеңне саклау буенча инструктор.
5. Белгечләр сүзләренчә, таксига утыргач, якыннарыгызга шалтырату яки шалтыраткан булып кылану артык булмас. Автомобильнең моделен, номерын һәм кайтып җитү вакытын әйтегез. Моны шоферга ишетелерлек итеп әйтергә кирәк.
Таксида кемнәр эшли
Агентлык хәбәрчесе лидерлар рәтендә булган такси компаниясе белән элемтәгә керде. Һәм шоферларны эшкә ничек алуларын ачыклады.
Менеджер сүзләренчә, аларның оешмасы йөртүчеләрне кырыс таләпләр буенча сайлый. Мәгълүматларын тикшерү өчен Мәскәүгә җибәрәләр. Соңыннан кандидатны хупласалар, йөртүче укый башлый.
Такси хезмәте күрсәтүче кайбер компанияләрдә сайлап алу принциплары турында сорауга җавап бирүдән баш тарттылар. Күп кенә компанияләрнең кандидатларны җентекләп тикшермәве сер түгел. Шуңа күрә белгечләр биргән гомуми киңәш – бары тик ышанычлы, тикшерелгән фирма хезмәтләреннән генә файдаланырга кирәк.