Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Такси арзанрак булсын өчен нишләргә?

Таксида йөргәндә, бәясе очсызрак булсын дисәгез, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

news_top_970_100
Такси арзанрак булсын өчен нишләргә?
Владимир Васильев

Такси бәясе кыйммәт булмасын өчен, «час пик» вакытында һәм таксига ихтыяҗ күп булганда, такси чакырмаска тырышыгыз. Шулай ук яңгыр һәм кар яуганда да бәя кыйммәт булачак. Бу хакта «Известия» яза. 

«Такси чакыру өчен иртән иң кулай вакыт – 09:10-09:30, кичен – 18:00гә кадәр яки 19:00дән соң. Бу вакытта экономия 10-20 процент тәшкил итәргә мөмкин», – диелгән хәбәрдә.

Экспертлар билгеләп үтүенчә, якшәмбе көнне такси бәясе 5-10 процентка кыйммәтрәк. Статистика мәгълүматлары буенча такси иң арзан көн – пәнҗешәмбе.

Такси чакыру урынын даими үзгәртеп торырга киңәш ителә. Такси чакырганда, һәрвакыт өй адресын күрсәтмичә, мисал өчен, күрше йортка чакырсагыз, такси 50-100 сумга очсызрак булачак.

Экспертлар смартфонга төрле агрегаторларның берничә кушымтасын урнаштырырга һәм, таксига заказ биргәндә, аларның һәрберсендәге тәкъдимнәрне чагыштырырга киңәш итә. Алар әйтүенчә, кайвакыт бәядә аерма 20 процентка кадәр булырга мөмкин. Төрле тарифларны да карарга мөмкин, чөнки югары класс 2-5% арзанрак булган хәлләр бар.

Такси бәясе юл ситуациясенә, тәүлек вакытына, сәяхәт озынлыгына, хезмәт классына карап 10-50% ка үзгәрергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100