news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Такси белән йөк машинасы бәрелешеп, уналты кеше имгәнгән - видео

Такси белән йөк машинасы бәрелешеп, уналты кеше имгәнгән - видео

news_top
Такси белән йөк машинасы бәрелешеп, уналты кеше имгәнгән - видео
Волгоград шәһәрендә маршрут таксие белән йөк машинасы бәрелешкән. Юл һәлакәтендә уналты кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Микроавтобус белән КАМАЗ машинасы шәһәрнең Совет районында бәрелешкән. Маршрутка башта йөк машинасына килеп кергән, аннары юл кырыендагы баганага бәрелгән.

Авария урынында төшерелгән кадрлардан күренгәнчә, маршрутка җитди җимерелгән. Урында коткаручылар эшли. 



Эчке эшләр министрлыгының Волгоград буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, имгәнүчеләрнең дүртесе бик авыр хәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар