Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Такси аркасында самолетка соңга калсаң, матди зыянны тулысынча каплатып буламы?

Поездга яки самолетка таксига заказ хезмәте гаебе буенча соңга калган кеше матди һәм рухи зыянны тулысынча каплату хокукына ия икән.

news_top_970_100
Такси аркасында самолетка соңга калсаң, матди зыянны тулысынча каплатып буламы?
https://pixabay.com/ru

Бу хакта Башкортстан Республикасының «Стәрлебаш чишмәләре» газетасының 3 декабрь санында юристконсультант Р.И.Фәттахова җентекләп аңлатып биргән.

«Әгәр сез такси чакырткансыз, әмма ул килмәгән икән, «Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы”ның 34 маддәсе 2 пункты һәм 29 маддәсе 1 пунктына нигезләнеп, килешүдән баш тартып, таксидан файдаланган өчен билгеләнгән түләүнең 20% күләмендә штраф түләүләрен таләп итә аласыз. Әгәр такси соңлап булса да килгән икән, урынга барып җиткәнннән соң аны йөртүчедән таксометр чегын яки йөртүченең реквизитлары, датасы, вакыты, автомобильнең дәүләт номеры һәм түләнгән сумма күрсәтелгән квитанцияне алырга кирәк. Бу сезнең нәкъ менә әлеге фирма хезмәтләреннән файдалануыгызны, мәсәлән, аэропортка яки вокзалга килеп җитү вакытын дәлилләү булып торачак. Таксист мондый квитанцияне бирергә бурычлы.

Аннары инде таксига заказ бирү хезмәтенең юридик адресына дәгъва гаризасы язарга яки аннан килеп туган хәлне җентекләп аңлатырга һәм сез күрсәткән вакыт эчендә зыянны ирекле рәвештә каплатуларын таләп итәргә кирәк. Сез тимер юл яки авиабилет бәясен генә түгел, шулай ук, мәсәлән, туристик юллама, алдан түләп куелган кунакханә һәм хәтта экскурсияләр хакын да кире кайтарта аласыз.

Дәгъва гаризасына сезнең зыянны раслаучы документлар — билетлар, чеклар, түләү квитанцияләре һәм башкаларның күчермәсен беркетү зарур. Бу уңайдан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 28 маддәсенә сылтама аласыз, аның нигезендә, хезмәт тиешенчә үтәлмәгән очракта кулланучы хезмәт күрсәтү вакытының бозылуы нәтиҗәсендә үзенә ясалган зыянны тулысынча каплатуны таләп итәргә хокуклы.

Моннан тыш, сез хезмәт күрсәтү вакыты озайтылган һәр сәгать өчен 3 процент күләмендә матди һәм рухи зыянны каплатырга хокуклы. Дәгъва гаризасын заказлы хат һәм аны тапшыру турындагы белдерү кәгазе белән җибәрергә кирәк. Сезнең таләпләрне үтәүдән баш тарткан яки дәгъвагызга бөтенләй игътибар итмәгән очракта, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин», — диелә материалда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100