news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тәки әйтә алмадым» - Гүзәл Уразованы танымаганнар

news_top
«Тәки әйтә алмадым» - Гүзәл Уразованы танымаганнар
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованы танымаганнар. Кызыклы вакыйга турында җырчы, көлә-көлә, төркемендәге егет-кызларга сөйли. Ул видеоны социаль челтәрдә күрсәтте.

«Бүздәк урамында бер абый белән оза-а-ак итеп сөйләшеп тордык. «Мин Уразованы бик яратам, ул молодец», - ди. Минем белән шулай дип сөйләшеп тора. «Ярар, давай исәнлектә, әйбәт көннәр», – ди. Тәки әйтә алмадым: «Абый, мин инде ул Уразова», – дип. Абый җаным, сиңа күп сәламнәр», – дигән Гүзәл.

Язылучылары исә бу абый яраткан җырчысы белән сөйләшкәнен белергә тиеш иде дигән фикердә. «Нигә әйтмәдегез инде. Вәт күңеле була иде абзыйның», «Җырлап җибәрергә иде», – дип киңәш иткән алар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 февраль 2026
    Исемсез
    Кичә Гөлназ Асаева концертын беренче тапкыр карадым. Бик яхшы булды. Тавыш көчәйткечләр сүзләрне аңларга бераз комачаулый. Бер матур җыр кушымтасында бугай "экскаватор" диме, "эскалатор" диме, аңлап булмый. Хәзер күп кенә җырчылар җыр сүзләрен экранда күрсәтеп бара. Асаевага бер детсад кызы күчтәнәч тапшырды. Җырчы нәни кызның исемен сорады, аннан мине беләсеңме? - дип сорады. Белә булып чыкты. Асаева өстәп куйды: күптән түгел бер концертта сәхнәгә менгән баладан "мине беләсеңме?" - дип сорагач, "беләм, син - Гүзәл Уразова!" дигән. Халык рәхәтләнеп көлде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар