Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сәхифәсендә тәкъдир турында хәдис китерә.
«Аллаһ Тәгаләнең әмере билгеләнгән кадәр генә хөкем ителде һәм үтәлде», Әһзаб, 38.
Җәбир радыяллаһү ганһүдән риваять ителә:
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Тәкъдирнең яхшысы да яманына да Аллаһ Тагәләдән икәненә иман китергән кеше үзенә килгән бәла каза аны узып китә алмавын һәм үзен узып киткәне аңа җитә алмавын белмәгән бәндә камил иманлы мөъмин булмас».
Имам Тәрмизи риваяте.