Ир-атларны хатыннарына өй эшләре өчен хезмәт хакы түләргә закон нигезендә мәҗбүр итәргә кирәк. Мондый тәкъдим белән 6 ноябрь көнне җәмәгать эшлеклесе һәм гамәли психолог Александра Миллер чыгыш ясады. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Аның сүзләренчә, соңгы вакытта ир белән хатын арасындагы тигезлек һәм партнерлык темасы аеруча популярлашты. Әмма, күп очракта, нәкъ менә хатын-кызга, карьера үсешеннән баш тартып, гаилә учагын саклау өчен өйдә калырга туры килә. Шуңа күрә, эксперт фикеренчә, ай саен түләнә торган «хатын хезмәт хакы» кертү – хатын-кызның көндәлек хезмәтен тану һәм аның өчен гадел компенсация булыр иде.
«Бу – хезмәт өчен гадел түләү, һәм шул ук вакытта ир-атның карьерасы, тынычлыгы һәм уңышы хатын-кызның түләүсез хезмәте ярдәмендә төзелгәнен тану», – дигән Миллер.
Моннан тыш, җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, әлеге чара хатын-кызларга финанс ягыннан хәвефсезлек тәэмин итәр иде. Шулай итеп, хатын ирдән акча сораучы «ялварып йөрүче» түгел, ә үз кереме булган, тигез хокуклы партнер дәрәҗәсенә күтәрелер иде, диелә бу хәбәрдә.