
5 июньдә – иртәгә – Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
- Нияз хәзрәт Сабиров: «Гарәфә көнендә изге гамәлләр өчен әҗер-савап күп тапкыр арта»
Тәкбир әт-тәшрик көннәре 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә 5 июньнең иртәнге намазыннан башлап 9 июньнең икенде намазын да кертеп, 23 фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, 3 мәртәбә:
«Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә).
Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – «адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын» дип, сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен, диелә хәбәрдә.