Тайваньда Кытай өчен кирәкле булмаган кандидат – АКШ тарафдары президент итеп сайланды
Тайваньда хәзерге вакытта идарә иткән партия җитәкчесе Лай Циндэ президент итеп сайланды. Ул утрауны Кытай белән кушуга каршы. Лай Циндэ җиңгәнен игълан итте, аңа каршы 2 кандидат җиңелүен таныды.
Бу сайлау соңгы 10 елдагы иң каршылыклы һәм кискен сайлау булды. Бу сайлауда Лай 40,1 процент тавыш җыйды, ә аның көндәшләре – төп оппозицион партия – «Гоминьдан» башлыгы Хоу Юи – 33,5 процент, ә «Тайвань халык партиясе» рәисе Кэ Вэньчжэ – 26,5 процент.
«Российская газета» төрле матбугат чараларына күзәтү ясаган.
Лай Циндэ җиңүе Кытай белән Тайвань арасындагы каршылыкны арттырачак, дип яза «Guardian». Кытай Тайваньны үзенең бер өлеше дип саный һәм, утрау Кытайга кушылырга тиеш, дигән фикердә. ә Лай Циндэ утрауның Кытайдан үзгә булуы яклы. Ул АКШтан яклау эзләр һәм Кытай белән Тайвань арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә китерер, дип көтелә.
«Тайвань дөнья демократияләре белән янәшә атлап бара», – дип белдергән Лай.
Лай Циндэ – Кытай өчен кирәкле булмаган кандидат, дип яза РБК.
1949 елда Кытайда гражданнар сугышы тәмамлана, бу сугышта оттырган Гоминьдан партиясе Тайвань утравына кача, ә Кытайда хакимиятне коммунистлар яулап ала. Тайваньга качкан хөкүмәт үзен чын Кытай республикасы дип атый. 1971 елга кадәр Берләшкән Милләтләр оешмасы да моны шулай дип таный, әмма аннары Кытай Халык республикасы «чын Кытай» дип таныла башлый. Хәзерге вакытта Тайваньның бәйсезлеген 12 ил генә таный: Белиз, Гватемала, Гаити, Маршалл утраулары, Науру, Палау, Парагвай, Сент-Китс һәм Невис, Сент-Люсия, Сент-Винсент һәм Гренадина, Тувалу һәм Эсватини. Кытай Тайвань хөкүмәтен сепаратистлар дип, ә Тайваньны үзенең провинциясе дип таный. Мәсәлән, Кытай лидеры Си Цзиньпин Яңа ел мөрәҗәгатендә Тайваньның кушылуын тарихи яктан дөрес дип атады. Сайлау алдыннан Кытай Лайны «Тайвань бугазындагы куркыныч сугышны башлаучы» дип атады һәм утрау халкын «дөрес кандидатка» – Кытай белән мөнәсәбәтләрне якынайту яклы булган кандидатка тавыш бирергә чакырды. Әмма Кытай белән кушылу тарафдары булган «Гоминьдан» партиясе икенче урынны гына алды.
Сәясәтчеләр, Тайваньда вазгыять кискенләшер, дип көтә, чөнки сайлау Кытай тарафдарлары да күп икәнен күрсәтте.