Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тайваньда җир тетрәгән: цунами көтелә, корбаннар бар, электроникага бәя артырга мөмкин

news_top_970_100
Тайваньда җир тетрәгән: цунами көтелә, корбаннар бар, электроникага бәя артырга мөмкин

Тайваньның көнчыгышында җир тетрәгән. Зилзилә 3 тапкыр күзәтелгән, иң көчлесе – 7,7 баллы. Сейсмологлар, җир тетрәү кабатланырга мөмкин, ди. Бу – соңгы 25 елда утраудагы иң көчле җир тетрәү, дип хәбәр итә ТАСС.

Җир тетрәүнең үзәге Хуалянь шәһәреннән 18 км ераклыкта булган. Хәзергә 4 кеше һәлак булганлыгы, 97 кеше тән җәрәхәтләре алганлыгы билгеле.

Бик күп биналар җимерелгән, утрауның бу өлешендә ут юк.

Ярымуткүргечләрдән чиплар (полупроводник) җитештерә торган TSMC предприятиесе эшен туктаткан. Бу предприятиенең җиһазларын һәм эшчеләрен эвакуацияләгәннәр. TSMC – бөтен дөньядагы иң эре предприятиеләрнең берсе.Ул утрауның көнбатыш өлешендә урнашкан, әмма җир тетрәү куркынычы сәбәпле, эшне туктатканнар – чөнки бу ярымуткәргечләрне җир селкенгәндә җыю мөмкин түгел. Предприятие тагын кайчан эшләп китәчәге билгесез, шуңа күрә, чипларга, электроникага бәя артыр дип көтелә. Чиплар исә бөтен җирдә кулланыла – телефоннарда, йорт җиһазларында, әйтик, кер юу машиналарында, автомобильләрдә.

Япония һәм Филиппин утраулары 3 метр биеклектәге цунами килер дип көтә. Тайваньда цунами алдыннан була торган күренеш күзәтелә – океан ярдан чигенә.

Җир тетрәгәннән соң килгән зыян аркасында күп катлы йортның ишелгәнен видеога төшергәннәр.

Бик күп йортлар зыян күргән.

Җир тетрәгәндә күпер селкенеп тора.

Җир тетрәгән вакытта күпердә калган мотоциклчыларны видеога төшергәннәр.

Җир тетрәсә дә, җирле телевидение алып баручысы эфирны туктатмаган.

Җир тетрәгәндә бассейн кечкенә генә давыллы диңгезне хәтерләтә.

Монысы – берәүнең фатир эче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100