news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таиландта югалган Рима Мисырда табылган

Рима Хәмитова ике ай элек югалган булган.

news_top
Таиландта югалган Рима Мисырда табылган

Владивостоктан киткән турист кызның Мисырда табылуы хакында Интерфакс хәбәр итте.

"Югалган Рима Хәмитова әтисе белән элемтәгә чыккан. Ул үзенең Хургада (Мисыр) шәһәрендә булуын әйткән. Аның барысы да яхшы", - дип әйткән иптәш кызы.

Әлегә кызның ни өчен югалганы билгеле түгел.

32 яшьлек турист Владивостоктан Таиландка турюллама буенча 30 гыйнварда киткән булган.

Юллама 10 февральгә кадәр булган. Рима 3 мартта элемтәгә чыкмый башлаган. Туганнары кызның югалуы турында хәбәр биргән. 

Бәһрәйндагы Россия вәкиллеге хәбәре буенча, Рима Таиландтан Бәһрәйнга килгән, аннан Мисырга киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар