Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландта ял иткәндә фаҗига: Үләр алдыннан «Яшисем килә!» дияргә өлгерде

news_top_970_100

Екатеринбургта яшәүче өч кыз Таиландта ял иткәндә фаҗига була. Туган илгә очарга берничә көн калгач, 33 яшьлек Дарья Т.ның хәле кискен начарлана. Ул: «Минем яшисем килә!» – дип әйтергә генә өлгерә. Шуннан соң Дарья аңын югалта. Аны бик авыр хәлдә хастаханәгә китерәләр. Кызганыч, кызны коткара алмыйлар.

Әлеге хәл 15 апрельдә була. Фаҗига алдыннан берни дә сизелми. Ул сау-сәламәт кебек күренә, бернәрсәгә дә зарланмый. Бу сәфәргә өч дус кыз бик озак җыена. Күңел ачып, ял итеп кайтырга планлаштыралар.

«КП-Екатеринбург» хәбәр иткәнчә, Дарья үз шәһәрендә туй фотографы булып эшләгән. Кайткач, аның берничә заказы планлаштырылган була. Барлык танышлары да аны яхшы яктан гына искә ала.

Дарья аңын югалтыр алдыннан ачык итеп: «Минем яшисем килә!» – дип әйтергә генә өлгерә. Ул вакытта аның хәле инде авыр була. Соңрак хастаханәдә аның йөрәге 2 тапкыр туктавы турында әйтәләр.

Таиландка аның әтисе дә килә

Әлбәттә, туристлык иминияте Дарьяны хастаханәдә тоту чыгымнарын капламый. Зур күләмдә бурыч җыела. Ашыгыч рәвештә Дарьяның әтисе дә Таиландка очып килә. Бер мизгелдә аның хәле яхшыра кебек тә тоелып ала.

«Без килдек, аның кан басымы 120/62 иде. Әтисе аның кулыннан тотып торгач, кан басымы 156 /113кә күтәрелде. Даша, уянырга кирәк!» – дип сөйли үзенең социаль челтәрләрендә аның дусты Ирина.

Табиблар кызның хәлен тотрыклыландыруга ирешә. Аның канында инфекция табылган була, аны бетерәләр. Шулай ук үпкәләреннән сыеклык суыртып алалар, йөрәк ритмы тотрыклыландырыла.

Ләкин шуның белән уңай үзгәрешләр тәмамлана. Табиблар бернинди фаразлар да бирми, Дарьяның өченче стадиядәге тирән комага китүен хәбәр итәләр.

Үлем

«23 апрельдә Дашаны үпкәләрнең ясалма вентиляциясеннән өзү турында карар кабул ителде. Җирле вакыт буенча 16:10 сәгатьтә, Екатеринбург буенча 14:10 сәгатьтә Дашаның йөрәге тибүдән туктады», – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Дарьяның дусты Анна.

Хәзерге вакытта үлем сәбәпләре билгесез булып кала бирә. Кызның йөрәк белән проблемалары булуыннан шикләнәләр. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бер мизгелдә кызның организмы бирешә, һәм каны әйләнүдән туктый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100