Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландта ял иткәндә Казаннан килгән унбер айлык кыз имгәнгән

Сабый өстенә мәрмәр плитә төшкән, баланың баш сөяге сынган.

news_top_970_100
Таиландта ял иткәндә Казаннан килгән унбер айлык кыз имгәнгән
https://pixabay.com

Казаннан Таиландка ял итәргә килгәч, 11 айлык кыз бала имгәнгән. Бу турыда В Татарстане поймут телеграм-каналы хәбәр итә.

Бангкоктагы кунакханәдә бүлмәдә Алинә исемле сабыйның өстенә мәрмәр өстәл плитәсе ишелеп төшә. Алинәнең күзе янында баш сөяге сына, борыны урыныннан күчә.

Әти кеше өстәл плитәсен көч-хәл белән генә кызы өстеннән күчерә.

Әлеге фаҗига гаилә туган якка кайтыр алдыннан була. Ләкин планнар үзгәрә. Баланы хастаханәгә салалар. Баланы хастаханәдә берничә көн тоту өчен 1 миллион сум түләргә кирәк булуы ачыклана.

Хәзер әти белән әни кеше баланың төгәл диагнозы ачыклануын көтә. Алинәне дәвалау өчен алып кайтырга мөмкинме-юкмы икәнен дә билгесез әле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100