news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таиландта ял иткәндә Чиләбедән ике бала фаҗигале һәлак булган

Балалар ялга әби-бабайлары белән киткән була.

news_top
Таиландта ял иткәндә Чиләбедән ике бала фаҗигале һәлак булган
https://74.ru/

Бүген Таиландның Пхукет шәһәрендә ял иткән туристлар һәлакәткә юлыга. Диңгездә ике катер бәрелешкән дип яза The Phuket News. Аларның берсендә тай кешеләре, икенчесендә Россиядән 39 турист була. Ике бала — 12 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кыз үлә. 21 россияле турист һәм Таиландның 3 гражданын хастаханәгә җибәрәләр. Берничәсе бик авыр хәлдә, дип хәбәр итә 74.RU

Россия илчелеге вәкилләре туристларның хәлләрен ачыклый.

Фаҗигадә һәлак булган малай һәм кыз — бертуганнар, алар икесе дә Чиләбедән. Катерлар маңгайга маңгай бәрелешә, ә балалар катерның борынында була. Алар Таиландта әбиләре һәм бабайлары белән киткән була. Әти-әниләре исә Чиләбедә калган.

Фаҗигагә юлыккач, аңсыз яткан балаларны тай кешеләре аңга китермәкче булган. Моны видеога да төшереп алганнар. Куркыныч кадрларны — тай кешеләренең бөтенләй белмичә, бер кул белән балаларга массаж ясарга тырышканнарын Таиланд мәгълүмат чаралары таратты.

Һәлак булган кыз бию белән шөгыльләнгән. Абыйсы исә бик яхшы укыган, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңгән.

Пхукет провинциясе губернаторы балаларның әти-әниләре 1 миллион сум компенсация алачак дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар