Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландта үлгән Россия туристының мәетен бирмиләр

news_top_970_100

Красноярскидан Таиландка килгән турист Бангкок аэропортында комага китә һәм хастаханәдә үлә. Хәзер аның мәетен хатынына бирмиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Таиланд табиблары тол хатынга ирен дәвалаган өчен 4 миллион сумлык счет тоттырган. Тагын 400 меңен түлисе калган.

Узган атнада матбугат чаралары язганча, Бангкок – Красноярск рейсы тоткарлана, пассажирлар 4 сәг чамасы тынчу самолетта утыра. Вентиляция эшләми, кислород җитми. Аннары бер турист комага китә.

Хатыны сүзләренчә, моңа кадәр ире сәламәтлеккә зарланмаган. Таиландта аның йөрәге 2 тапкыр туктаган – аэропортта һәм хастаханәдә. Ире хастаханәдә яткан һәр көн өчен 750 мең сум чамасы акча кирәк булган.

«Госпитальдә беренче көннәрдә миңа 3,5 млн сумлык счет бирделәр», – ди мәрхүмнең хатыны Надежда.

29 мартта көндез ире үлә. Моңа кадәр берничә сәгать алданрак Таиландта Россия илчелеге консуллыгы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә. Бурычның күп өлешен түләп бетерәләр. 1 апрельдә авиакомпания вәкиле калган өлешен түләп бетерергә ышандыра. Моннан тыш, иминият компаниясе дә ярдәмгә кушыла (моңарчы алар «безнең очрак түгел» дип белдергән булган).

Хәзер Надежда юристлар эзли, судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Ләкин болар барысы да ирен туган якка алып кайтып җирләгәч кенә булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100