news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таиландта өстенә мәрмәр өстәл ишелгән Казан баласын комадан чыгарырга җыеналар

Кунакханәгә килгәч, ир белән хатын чемоданнарын да бушатырга өлгерми. Аларның әле яңа гына йөри башлаган кызы балконга чыга һәм өстенә өстәл ишелә.

news_top
Таиландта өстенә мәрмәр өстәл ишелгән Казан баласын комадан чыгарырга җыеналар
https://pixabay.com

Таиландның Бангкок шәһәрендә имгәнгән унбер айлык Казан баласын комадан чыгарырга җыеналар. Сабыйның башы бик җитди имгәнгән. Бу турыда кызның анасы социаль челтәрләрдә яза.

«Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын Таиландка эш белән килә. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч, алар Бангкок кунакханәсендә номер ала. Бирегә килгәч, ир белән хатын чемоданнарын да бушатырга өлгерми, фаҗига килеп чыга. Аларның әле яңа гына йөри башлаган 11 айлык баласы балконга чыга. Биредә бала өстенә мәрмәр өстәл ишелә. Баланың баш сөяге сына, аны шәхси клиникага салалар.

Хәзер ул комада. Хастаханәдә яткан өчен 1 миллион сум акча түләргә кирәк. Битараф булмаган кешеләр аларга 3 миллионга якын акча җыйган инде.

Бүген баланы комадан чыгарырга җыеналар. «Бүген авыр көн. Нейрохирург Алинәне комадан чыгарырга карар кылды. Бу ИВЛ аппаратын сүндерү, йокы даруы бирүдән туктау дигән сүз. Барысын да тәртип буенча эшләргә тырышалар, ләкин әлегә үзгәреш юк. Ул тыныч кына уянырга тиеш», — дип яза әни кеше.

  • Таиландта ял иткәндә Казаннан килгән унбер айлык кыз имгәнгән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар