Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландта самолет көткәндә Россия туристы комага киткән дә үлгән

news_top_970_100
Таиландта самолет көткәндә Россия туристы комага киткән дә үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Красноярскидан килгән турист Таиландта комага киткән һәм хастаханәдә үлгән. Ул самолет салонында 4 сәг көтеп утыруга чыдый алмаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ул 29 мартта, аңына килмичә, вафат булган. Әлеге мәгълүматны мәрхүмнең хатыны раслаган.

Моңа кадәр матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Бангкок – Красноярск самолеты пассажирлары 4 сәг чамасы тынчу самолетта утыра. Туристлар сүзләренчә, борт, очу полосасына чыгып барганда, техник сәбәпләр аркасында кире борылып, аэропорт бинасы янына кайта. Самолетта вентиляция эшләми, кешеләргә кислород җитми. Көтеп утырганда берничә кешене хастаханәгә алып китәләр, 1 турист комага китә.

Хатыны сүзләренчә, алар ире белән еш сәяхәт итә. Моңа кадәр ире сәламәтлеккә зарланмый. Таиландта иренең йөрәге 2 тапкыр туктап ала: башта – аэропортта, аннары – хастаханәдә. Иренең хастаханәдә 1 көн ятуы 750 мең сумга төшә.

Авиакомпания матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, самолетны техник тикшерү вакытында кондиционерлар эшли, пассажирларга эчемлекләр бирәләр. Үзен начар хис иткән туристка бортпроводниклар беренче ярдәм күрсәтә. Пассажирларны самолеттан чыгаргач, аны хастаханәгә салу карары кабул ителә. Авиакомпания, 4 кеше түгел, 1 кеше генә хастаханәгә салынды, дип хәбәр итә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100