news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таиландта Россиядән килгән егермеләп кеше тоткарланган

news_top

Таиландның Пханган утравында 20ләп Россия кешесен тоткарлаганнар, күбесенчә – виза белән бәйле кагыйдә бозулар өчен, дип яза РИА Новости.

«Бездә вакытлы тотып тору өчен камераларда 20ләп Россия кешесе бар, аларны соңгы 3-5 көндә төрле хезмәтләр тоткарлаган. Күбесенчә – иммиграцион полиция линиясе буенча виза белән кагыйдә бозулар өчен. Җинаять яки туристик полиция тоткарлаган кешеләр дә аз түгел», – дигән дежур офицер.

Телеграм-каналларда Россия кешесен тоткарлау турында хәбәрләр таралган булган. Дежур офицер шул турыда сорауга җавап биргән. Ул бу кешене нинди эшләр буенча гаепләүләрен белмәвен әйткән.

Сентябрь азагында Пханганда 30 яшьлек Россия кешесен арендага мотоцикллар бирә торган бизнес өчен тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар