Хәзерге вакытта Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе Таиландта ял итә. Алар диңгездә йөзә, дулкыннарны күзәтә, экзотик җиләк-җимеш белән сыйлана.
Билгеләп үтик, күптән түгел Гүзәл Уразованың туган көне булды. Шул уңайдан ире Илдар Хәкимов сюрприз ясарга булган.
Видеода күренгәнчә, Илдар Гүзәлне күтәреп бара.
«Туган көнең белән, сөеклем! Мин сине бик яратам! Кулларымда гына күтәреп йөртәм. Менә сиңа шундый сюрприз ясарга булдым, кунакханәгә кадәр күтәреп алып барам», – ди Илдар һәм Гүзәлне үбеп ала.
«Иң матур туган көн. Син нәрсә инде?! Мин авыр, 2 кг җыйдым», – ди Гүзәл иренең кулларында иркәләнеп һәм аны үбеп.