Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландка Россиядән килгән 19 яшьлек егетне ток сугып үтергән

news_top_970_100
Таиландка Россиядән килгән 19 яшьлек егетне ток сугып үтергән
Владимир Васильев

Таиландка Россиядән күченеп киткән 19 яшьлек Алексей А. һәлак булган. Баскетбол уйнаган чакта аны электр тогы суккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

15 декабрьдә кич белән Паттайяда урамдагы мәйданчыкта егетләр баскетбол уйный. Ул Технология көллияте янында урнашкан. Туп багана янына таба очып китә. Алексей аны алырга дип иелә. Шул чакта егет җиргә ава һәм тормый инде. 

Урынга табиблар килеп җиткәндә егет әле исән була, ләкин авырлык белән генә сулыш ала. Аны хастаханәгә китерәләр. Ләкин табиблар аны коткара алмый.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү башлый. Алар мәйданчыкта өзелгән һәм изоляциясе булмаган берничә чыбык таба. Россиядән килгән егет шуларга орынган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Россия илчелегенең Бангкоктагы консуллык бүлегендә әлеге мәгълүматны раслаганнар.

Паттайяда бөтен спорт мәйданчыкларын вакытлыча япканнар, аларның иминлеген тикшерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100