Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиландта полиция маймылларга каршы махсус операция башлаган

news_top_970_100
Таиландта полиция маймылларга каршы махсус операция башлаган
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Таиланда полициянең маймылларга каршы көрәш бүлеге Лопбури шәһәрендә аларга каршы махсус операция уздырган. Бу хакта «Thai Public Broadcasting Service»га сылтама белән «Лента.Ру» сайты яза.

26 марттан бирле полиция хезмәткәрләре 23 агрессив макака тоткан. Бу маймыллар берничә ел дәвамында шәһәр халкын куркытып тора. Полиция бер көтүнең альфа-самецын тота алган. Шәһәр халкы бу маймылга Борода дип кушамат та тагарга өлгергән була.

Кайбер маймыллар башка «кардәшләрен» ярдәмгә чакырып кычкырган да. Тегеләре исә читлекләр янына килгән, тотылган макакаларның чыгарырга маташкан, әмма полицейскийлар бу һөҗүмне әлегә туктатып тора алган. Маймылларны тоту операциясендә катнашучыларга аларга карата утлы корал, хәтта буш ядрәләр куллану да тыела. Бу әрсез макакалардан качу өчен бары тик рогатка гына файдаланып булмый. Тотылган маймылларны питомникларга алып китәләр, ә соңрак биологлар аларны кая җибәрәсен хәл итә.

«Daily Mail» язганча, Лопбури шәһәрендәге макакалар үзләренә каршы тору чаралары белән бик яхшы таныш. Алар йокы даруы кушылган тәм-томнарны ашап та карамый, ә форма кигән кешеләрне күрүгә үк, биналарның түбәләренә менеп качышып бетә.

Лопбури – туристлар арасында популяр юнәлеш, һәм макакалар шәһәрнең үзенчәлеге булып тора. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе маймылларны ашата, әмма шуның аркасында маймыллар тәмам ияләшеп беткән, ачыктан-ачык кешеләргә ташлана, аларның ризыкларын тартып ала, тешли һәм милекләренә зыян сала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100