Таиланд 15 сентябрьдән Россияне дә кертеп, берничә ил гражданнары өчен визасыз тору вакытын 60 көннән 30 көнгә кадәр кыскартачак. Тиешле документ патшалыкның рәсми газетасында басылып чыкты. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Шулай итеп, россиялеләр Таиландта виза рәсмиләштермичә 30 көннән артык була алмаячак.
Элегрәк, 2024 елда, Таиланд хакимияте визасыз тору вакытын 30 көннән 60 көнгә кадәр озайтты. Бу чара озаграк сәяхәт итәргә планлаштырган чит ил туристларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Яңа указ белән 2024 елдан гамәлдә булган карар юкка чыгарыла, диелә хәбәрдә.