Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таиланд башкаласы Бангкок шәһәренең исемен Krung Thep Maha Nakhon дип үзгәртәләр

Таиланд башкаласының тулы атамасы 40 аерым элементтан төзелә һәм дөньяда иң озын атама булып тора.

news_top_970_100
Таиланд башкаласы Бангкок шәһәренең исемен Krung Thep Maha Nakhon дип үзгәртәләр
https://pixabay.com

Таиланд хакимияте илнең башкаласы Бангкок шәһәренең атамасын Krung Thep Maha Nakhon дип үзгәртә. Бу турыда Таиландның Король фәнни советы гаризасына сылтама белән РИА Новости яза.

Ул «Фәрештәләр Шәһәре Бөек Башкала» дип тәрҗемә ителә. Bangkok атамасы рәсми булмаган исем булып кала.

Тай телендә башкала гел Krung Thep Maha Nakhon дип аталган, тик бу форма да кыскартылган икән. Аның тулы атамасы 40 аерым элементтан төзелә һәм дөнья иң озын атама булып тора.

Моңа кадәр Кытайның Пекин шәһәре атамасын да Beijing дип язу турында карар кабул ителгән. Игътибар итсәгез, бу көннәрдә бара торган Олимпиада символларында да шушы атама кулланыла.

Мьянма да башкаласының Rangoon атамасын Yangon дип үзгәрткән.

Бангкок шәһәренә 1782 елда нигез салынган. 2011 елдагы белешмә буенча, биредә 5,6 миллион кеше яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100