Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тайгага сәяхәт вакытында Әлмәттән Марат Зәкиев һәм Хакасия спорт министры улы катып үлгән

news_top_970_100
Тайгага сәяхәт вакытында Әлмәттән Марат Зәкиев һәм Хакасия спорт министры улы катып үлгән

6 декабрьдә 28 кешелек туристлар төркеме (27 ир һәм бер хатын-кыз) Хакасиядә снегоходларда сәяхәткә чыгып китә. Бу – туристлар йөрми торган, гадәти булмаган юнәлеш була.

Василий Денщиков

Буран чыга, туристлар барырга теләгән урыннарына килеп җитә алмый. Бераз вакыттан туристларның берсе спутник телефоны аша МЧСка чыга һәм давыллап искән җил аркасында адашканнарын, тайгада кунарга мәҗбүр булуларын әйтә. Әмма коткаручылар, давыллап искән җил булу сәбәпле, аларны төнлә эзләргә чыгып китә алмый. Аларны бер көннән соң гына эзләп табалар. Ике кеше – 26 яшьлек Василий һәм 35 яшьлек Марат Зәкиев туңып үлгән була.

Соңыннан ачыкланганча, туристлар икегә бүленә. Бер төркемне, гид буларак, Хакасиянең элекке спорт министры Валерий Денщиковның улы, Василий алып барган. Ул юлны чистартырга китә, көчен исәпләп бетерә алмый – адашып үлә.

Икенче төркемдә гидлар булмый, Әлмәттән Марат Зәкиев шунда була да инде. Ул да һәлак була.

Марат Зәкиевның йөрәк белән проблемалары булган, дип яза «Мэш». Буран чыккач, анда паник атака башланган. Зәкиев нефть чыгару, йөк ташу, машиналарны арендага бирү белән шөгыльләнгән. Экстрим эзләп, ел саен Хакасиягә – «кыргый туризм»га йөргән.

«Кеше үлеменә китергән хезмәт күрсәтү» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Туристларны бу турга әзерләүчеләрне җавапка тартырга мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100