Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ТАИФ»тан Гүзәлия Сафина Россиянең иң бай хатын-кызлары унлыгына кергән

news_top_970_100
«ТАИФ»тан Гүзәлия Сафина Россиянең иң бай хатын-кызлары унлыгына кергән

«Forbes» журналы Россиянең иң бай 10 хатын-кызыннан торган рейтинг чыгарган. Бу исемлеккә төп табышын «ТАИФ»ның баш бухгалтеры буларак эшләп тапкан Гүзәлия Сафина да эләккән. Журнал бу хатын-кызларны «үзләрен булдырган» – «self-made» хатын-кызлар дип тәкъдим итә, ягъни аларның акчалары мирастан кермәгән. Бу исемлеккә шулай ук ирләре зур административ вазифаларда булган һәм табышларын хатыннары исеменә яздырырга мөмкин очраклар исәпкә алынмаган. Ирләре бизнесмен булган хатын хатын-кызлар бар.

Гүзәлия Сафина – хәзер ТАИФның идарә рәисе киңәшчесе. Аңа 68 яшь, аның табышы $475 миллион дип саный журнал. Бу – хәзерге курс белән 43 миллиард 383 миллион 460 мең сум. Чагыштыру өчен – 2024 елда Казан шәһәре бюджеты – 41,5 миллиард сум.

Гүзәлия Сафина 1955 елның 20 августында Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. 1977 елда Казан финанс-икътисад институтын бухгалтерия белгечлеге буенча тәмамлаган. 1977 елда Әлмәттәге «Радиоприбор» заводында бухгалтер булып эшли башлый. 1980 елда – «Насос машина төзелеше» институтында. 1986 елда – Казан нәфис эшләнмәләр фабрикасында баш бухгалтер. 1989 елда – ТАССР агросәнәгать комитеты мәгълүмати үзәгендә әйдәп баручы бухгалтер. 1991 – «Казан» фәнни сәнәгать берләшмәсендә баш бухгалтер.

1995 елда Гүзәлия Сафинаны «ТАИФ» генераль директоры – тумышы белән Чүпрәледән булган Альбер Шиһабетдинов баш бухгалтер итеп чакыра. Соңрак – «ТАИФ»ның финанс буенча урынбасары, директорлар советы әгъзасы. 2020 елдан – «Аверс банк» директорлар советы рәисе, «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә директорлар советы әгъзасы.

2021 елда «Сибур» «ТАИФ»ның нефть химиясе юнәлешен үз акцияләренә 7 миллиард доллларга сатып алды. «ТАИФ» АЗС челтәрен, «Тулпар Эйр» һәм «ТАИФ-НК» өлешләрен үз кулында алып калды. Элегрәк «ТАИФ»ның 4,5 процент акциясе анда дип язалар иде, хәзер журнал «Сибур», «ТАИФ» акцияләрен контрольдә тотуын язган, күләме әйтелмәгән.

Мәгълүмат чараларында аның гаиләсе – ире, балалары булуы хакында бернинди мәгълүмат та юк.

Исемлеккә эләккән калган хатын-кызлар:

1. Татьяна Бакальчук – «Wildberries» генераль директоры, $7,2 млрд, 48 яшь, кияүдә, 7 баласы бар.

2. Ольга Белявцева – «Прогресс» балалар ризыгы, $600 млн, 54 яшь, кияүдә, 3 баласы бар.

3. Светлана Демидова, «Доминант», $550 млн, 56 яшь, кияүдә.

4. Марина Седых, «ИНК-Капитал» генераль директоры, $550 млн, 63 яшь, кияүдә, кызы бар.

5. Татьяна Кузнецова, «Новатэк» җитәкчесе урынбасары, $450 млн, 63 яшь, гаиләсе турында мәгълүматлар юк.

6. Любовь Хоба, «Лукойл», $375 млн, 67 яшь, кияүдә, улы бар.

7. Раиса Демина, «Павловская Слобода» ит комбинаты җитәкчесе, $300 млн, 63 яшь, тол, улы бар.

8. Наталия Опалева, «Высочайший» (GV Gold) алтын табу компаниясе акцияләре, 54 яшь, кияүдә, 2 баласы бар.

9. Елена Соболева «Меркурий Ритейл Холдинг» (Красное и Белое челтәре) акцияләре, $250 млн, 57 яшь, кияүдә, 2 улы бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 март 2024
    Исемсез
    Зәкәтне генә онытмасынннар түләргә...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100