Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ТАИФ» топ-менеджеры Аргентинада Аконкагуа тавына менгәндә һәлак булган

Дмитрий Тесленко альпинизм белән мавыккан, тауларны яраткан.

news_top_970_100
«ТАИФ» топ-менеджеры Аргентинада Аконкагуа тавына менгәндә һәлак булган

«ТАИФ» АҖ финанс-икътисад идарәсе җитәкчесе Дмитрий Тесленко Аргентинада Аконкагуа тау түбәсенә менгәндә һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» компаниядәге чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

«Озак еллар финанс-икътисад идарәсе җитәкчесе булып эшләү дәверендә Дмитрий Иванович компания үсешенә зур өлеш кертте. „Таиф“ АҖ компаниясе һәм аның предприятиеләре мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша», — диелә компания хәбәрендә.

Дмитрий Тесленко 1961 елның 10 октябрендә туган. Ленинград Төгәл механика һәм оптика институтын тәмамлаган.

Ул альпинизм белән мавыккан, тауларны яраткан. 2012 елда Татарстан Президенты указы белән «Татарстанның атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булган, 2014 елда Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. 2019 елда «ТАИФ»ның мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100