«ТАИФ-НК», Татарстанның биш банкы, бер нефть компаниясе санкцияләр исемлегенә кертелгән
Европа Берлеге Россиягә каршы санкцияләрне киңәйтү кысаларында Татарстан белән бәйле җиде компаниягә карата чикләү чаралары кертте. Бу хактагы карар Европа Берлегенең рәсми журналында чыкты, дип яза «Татар-информ».
Санкцияләр «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыятенә һәм «Ямбулойл» ябык акционерлык җәмгыятенә карата кертелде. Соңгысы нефть һәм газ чыгару өлкәсендә оператор хезмәтләре күрсәтә. Аерым алганда, компания гамәлдәге инфраструктураны кулланып, эшкәртү мәйданнарын киңәйтмичә генә нефть һәм газ чыгаруны күзәтү һәм оптимальләштерү белән шөгыльләнә.
Моннан тыш, чикләүләр исемлегенә Татарстанның биш финанс оешмасы да кергән. Алар – Банк 131, «Заречье» банкы, «Тимер Банк», Камкомбанк һәм Казан банкы.
Октябрь башында, Европа Берлеге Татарстан белән бәйле 24 компаниягә һәм предприятиеләрнең 22 топ-менеджерына карата чикләү чаралары керткән иде.
Бүгенге санкцияләр пакеты кысаларында Wildberries маркетплейсына нигез салучы Татьяна Кимга да чикләүләр кертелде.
Сентябрь башында Россия Президенты Владимир Путин Россиягә каршы 30 мең санкция кертелүен белдергән иде. Аның сүзләренчә, бу – дөньядагы барлык калган илләргә карата кертелгән санкцияләр суммасыннан ике тапкырга диярлек күбрәк.