Таһир Якуповның фаҗигале язмышы: «Җырчыны исән вакытында ук оныттылар»
Исән булса, халкыбызның бөек җырчысы Таһир Якуповка бүген 77 яшь тулган булыр иде. Йолдыз булып балкыды да шундук җиргә атылды... Тиз арада халкыбыз күңелен яулап алган артистның юкка чыгуы, билгесезлектә мәрхүм булуы гына аңлашылмый... Ни өчен зур талант иясе онытылган? «Интертат» бу сорауга җавап эзләде.
Халкыбызның асыл җырчысы Таһир Якупов Казан шәһәрендә, Фатыйма һәм Абдулла Якуповлар гаиләсендә бишенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән җырга мөкиббән киткән, өйдә дә, мәктәптә дә һәрвакыт җырлаган Таһир, мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисенә ярдәм итү теләге белән, токарьлык һөнәрен үзләштерә. Ләкин җырга гашыйк егет музыкасыз тора алмый. Бу омтылыш аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә алып килә. Ансамбльдә үзе яшь, үзе чибәр моң иясен бик шатланып кабул итәләр.
Таһир Якуповның иҗади уңышлар һәм тамашачы мәхәббәте белән сугарылган артист тормышы башлана. Халык җырчы буларак кабул иткәч, тормыш хәлен яхшыртып булмасмы дип, ансамбльдән эстрада юнәлешендә эшләргә карар кыла. Күпләр: «Бу – аның ялгышы булды ахрысы», – диләр, чөнки китүенең азагы филармониядәге эшеннән азат ителү белән тәмамлана. Моң тулы күңел сына һәм 1998 елның көзендә якты дөньядан китеп бара…
Таһир Якуповны сәхнәдән куып ук җибәрәләр
Дөрессезлек, кайгылы вакыйгалар аркасында фаҗигаләр күрү, бер-бер артлы туганнарының күпләп вафат булуы, әти-әнисенең дә сукыр калып, үлеп китүе, тормыш гаделсезлеге, Таһир Якуповның моңыннан һәм даныннан кара янып көнләшеп, үзен күралмаулары, үзе исән вакытта зурламаулары, гомеренең соңгы елларында концертларда катнашмавы – барысы аның җилкәсенә өелә. Ә берзаман заллар тутырып җырлап торган Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповны сәхнәдән куып ук җибәрәләр.
Мактанырлык гонорар да түләмиләр аңа. Аның урынын яуларга тырышкан, халык мәхәббәтен үзенә каратырга омтылган артистлар сәхнә артында Таһир Якуповны күрсә дә, күрмәмешкә салыша, икенчеләре исә, концерт тәмам булганнан соң, «якын күреп», сыйларга тырыша. Бер сыйлый, ике сыйлый... Таһир аганы тәмам авыруга әйләндереп, үз дигәненә ирешәләр: 1977 елда «атказанган» исеме биреп, 1982 елда рәсми эшеннән азат итәләр.
Шулай, 36 яшендә – гөрләп эшләп йөргән вакытында – ул урамда кала. Концерт та юк, гастроль дә, бары – ялгызлык, кайгы, туганнарының үлем артыннан үлеме... Шәхси тормышында фаҗигаләр кичергән кеше нишли? Хәзер берәүләр йә психологка мөрәҗәгать итә, йә намазга баса, йә башка медитация – йога-фәлән белән шөгыльләнә башлый. Авыр кайгысын күтәрә алмыйча, эчүгә сабышучылар да бар. Һәр кешенең дә янында таянычы-терәге, тәүлек буе янында торып, дөрес киңәшләр биреп, карап торучысы булмый шул. Мондый вакытта үз-үзеңне кулга алу, йомшак күңелле булсаң да, бирешмәскә, теләсә нинди сүзләр тыңламаска, үз эчеңә бикләнеп, кайгы-хәсрәтне үзеңдә җыймаска кирәк тә бит…
Ә Таһир абыйның менә шундый терәк-таянычы, эчен бушатырдай якын кешесе, җанын-тәнен биреп, ярдәм итәргә әзер булган кешесе булмый. Күрәсең, хатыны Гүзәл дә үзе кебек нечкә күңелле булган. Бу гаделсезлеккә ничек чыдамак кирәк? Хәмер онытылып торырга «ярдәм итсә» дә, билгеле бер вакытка гына. Аннан соң тагын үз халәтеңә, проблемаларыңа чумасың, тагын онытылырга тырышасың... Бу мәңге дәвам итә алмас иде, ахыр чиктә, бер очы килеп чыга: яшәр өчен бераз гына акча булсын дип, 80нче мәктәп янында көнбагыш сатып торган Таһир Якупов 53 яшендә мәңгелеккә күзен йома. Беркемгә кирәксез, туган иленә, җәмгыятькә файдасыз булып...
Гомеренең соңгы елларында бик сирәк җырлаган ул, җырласа да, өендә генә, сагышлы уйларга бирелеп моңланган. Сәхнәдә күренмәгәч, җырчыны бик тиз оныталар. Җырчы белән бергә эшләгән, көнчелек белән саташмаган коллегалары, хөрмәт иткән кешеләре генә янына барып, хәлен белеп кайта торган була. Заманында меңләгән пластинкалары, кассеталары, аншлаг белән барган концертларына билетлар көнендә үк – мизгел эчендә сатылып беткән. Ә хәзер исә исемен бөтенләй дә телгә алучы юк. Үзе исән вакытында ук лаексыз онытылган Таһир Якуповның исемен кире кайтарып булырмы? Бу хакта җырчыны белгән, хәтерләгән шәхесләр белән сөйләштек.
«Бигрәк моңлы бала бу, гомере кыска булыр...»
Сания Хәлиуллина – Казан кызы. Якуповлар гаиләсен бик яхшы белә, Таһир Якуповның бертуган апасы Асия Якупова белән алар бер сыйныфта укый, Таһир Якупов та шунда ук – 12нче мәктәптә белем ала. Таһир абыйны җирләргә Яңа татар бистәсе зиратында урын табуны да, аның шәхси әйберләрен саклап калуны да ул башлап йөри. Алай гына түгел, Сания апа Таһир абыйның бөтен әйберен – шкафын, өстәлен, 6 урындыгын, телевизорын, үтүген, концерт костюмнарын, хәтта көнбагыш саткан стаканына кадәр Түбән Осландагы бакчасында 13 ел буе саклый.
– Таһирны яшь вакытында ук оныттылар, – дип сөйли башлады Сания апа, – үлгәннән соң, түбәтәен күтәреп филармониягә бардым. Витринагызга куя алмассызмы, дидем. Кызганыч, урын юк, дип кул селтәп, алмадылар. Таһир вафат булып 1,5 ел үткәннән соң, хатыны Гүзәл вафат булды. Таһирның бертуган абыйсы Наил абыйның килене Венера Таһирның әйберләрен ташламакчы булды. «Ташламыйсың. Машина табасың да, бакчама илтеп куябыз», – дидем. 13 ел Таһирның әйберләрен сакладым: шифоньердан алып гастрольдә үзе белән алып йөрткән үтүгенә кадәр. Теләчегә барып карасагыз, туган як музеенда бөтен шәхси әйберләрен күрә аласыз. Музейның бер почмагында бер музейлык әйберләр урын алды – барлыгы 400ләп әйбер.
Таһир, мин, аның бертуган апасы Асия – без бер мәктәптә – 12нче мәктәптә укыдык. Асия белән ахирәт дуслар булдык. Бер-беребездән ерак тормадык, йөрешә идек. Таһирның кечкенәдән үк җыр-моңга сәләте булды. Мәктәптә укыганда да гел җырлап йөрде ул. Тәнәфестә коридор буйлап җырлый-җырлый килер иде. Без, кызлар, аны «юләр Якуп» дип әйтеп, көлеп йөри идек. Соң, тәнәфестә дә, дәрестә дә җырлый бит! Дәрес тыңламыйча җырлап утыра, дип әти-әниләренә кисәтү ясыйлар иде укытучылар. Кызлар: «Дәресен сөйләми иде, бер генә тапкыр җырлап бирим инде мин сезгә!» – дип әйтә иде», – диләр.
Мәктәптә ата-аналар җыелышы булса, әни: «Таһир җырласа гына барам!» – дип әйтә иде. Җыелыштан кайткач: «И кызым, бигрәк моңлы бала бу, гомере кыска булыр, ахры», – дия иде. Кыска гомерле булды шул.
Мәктәптә аны бик хөрмәт иттеләр. Аннан соң ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлады. Филармониянең эстрада бүлегенә күчәргә җыенгач: «Эстрадага китеп Таһир ялгыш эшли», – диделәр. Ансамбльдә генә каласы булган икән үзенә. Филармониядән эшеннән куылгач, 80нче мәктәп янында хатыны Гүзәл белән көнбагыш, тәмәке саттылар. Филармониядән ни сәбәпле эшеннән куганнар? Төгәл сәбәбен әйтүче юк. Болай гына эштән азат иткәннәр.
Өйләренә барып керсәң, гел көнбагыш исе иде. Алар базардан симәнке алып, аны киптереп, кыздырып сата иделәр. Яшәр өчен үзләренә акча эшләделәр. Үзеңнең кирәксез икәнеңне белүдән дә начары юк, кайгы-хәсрәттән «бу» да булгалады инде, – дип исенә төшерә Сания апа.
«Таһирның башына кемнең җиткәнен бөтен кеше белә, әйтергә генә куркалар»
Какмаган ишеге, бармаган җире калмый Сания апаның. Таһир Якупов өчен музей булдыру, Казанның берәр урамын аның исеме белән атамаслармы, дип, Мәдәният министрлыгы, тагын әллә никадәр учреждение коридорларын таптарга туры килә аңа...
– Кая барсам да: «Исерек иде ул», – диләр. «Беләсезме соң, исергәч тавык та җырлый! Син дә эчәсең, мин дә эчәм, аның бернинди гаебе юк» – дип җавап бирә идем. Олы киленнәре Дания апа: «Таһирларның өенә Илһам белән Әлфия килеп йөрде», – дип сөйли иде. «Бервакыт болар килделәр, Таһир өйдә юк, дип әйткәч, кайтканын ишегалдында көтеп тордылар», – диде.
Таһирның башына кемнең җиткәнен бөтен кеше белә, әйтергә генә куркалар. Бервакыт шулай филармониягә килдем, Таһирның фотоаппаратын, тагын берничә әйберен тапшырдым. Карыйм: стенаның бер ягында зур итеп Илһам Шакиров, икенче ягында Әлфия Авзалова портретлары ясалган. Күрәсең, алардан башка артистлар санга сугылмый, дип уйга калдым.
Аннан соң, филармониядә эшләгән вакытта, гастрольдә йөргәндә, Таһирның хезмәт хакы бик кечкенә булган, «Таһир җырлый» дип, халык агылып килсә дә! Таһир Якуповны исәпкә дә санамадылар. Язучы Гөлчәчәк Галиеваның истәлекләре бар, ул аны китапка да язып чыкты. Афишага Таһир Якупов та җырлый, дип язалар иде, ди. Халык агылып килә. Шуннан алып баручы Илдус Әхмәтҗанов сәхнәгә Таһир Якуповны җырларга чакыра. «Юк, мин кермим», – дип җавап бирә икән Таһир. Гөлчәчәк апа аннан: «Нишләп кермисең, халык сине көтә бит?» – дип сораган. «Алып баручыга мин түгел, ә минем җырлавымнан җыелган акча кирәк», – дип әйтә икән дә, җырламыйча чыгып китә икән, ди. «Таһир җырлый» дип, гастрольләрдә тутырып заллар җыйганнар.
Таһирның концертлары булган вакытта билетлар бер көн эчендә сатылып бетә иде. Хәзерге татар артистларын кара: афишалары айлар буе тора, билетлары сатылмый, концертларына барсаң да, йә ярты зал буш, йә ярты зал чакырылган кешеләр була. Ә Таһирның концертларында һәрвакыт аншлаг иде, – дип сөйли Сания Хәлиуллина.
«Казандагы урамга Таһир Якупов исеме бирелсен иде – бөтен теләгем шул»
Филармониядән киткәч, җырларга чакыра иделәрме, дип кызыксынам Сания ападан.
– Артистлар үзләренә акча эшләр өчен чакыра иделәр. Күршесе Талия сөйләгәннәрдән: «Таһир, радиодан да ишетелмисең, телевизордан да күренмисең», – дигән идем, Таһир: «Филармониядән киттем инде, сукыр әнием өчен генә кухняда җырлап утырам», – дип җавап бирде, ди. Әтисе дә, әнисе дә кайгы-хәсрәттән сукырайды бит.
Таһир кешегә бөтен җанын бирергә әзер кеше иде. «Үземә булсын» дип түгел, кешегә булсын дип, кешенең күңелен күрергә тырышты. Фатирларының тәрәзәләре Кәрим Тинчурин тукталышына карый, күршеләре исә: «Кайчак трамвайлар туктап, Таһирның җырлаганын тыңлап торалар иде», – дип сөйләделәр.
Татарларда шулай бит ул: авырсаң, бәла-каза күрсәң, кайгыңны уртаклашалар. Бер-ике баскыч югары менсәң, сине дошман күрәләр, көнләшәләр. Таһир Якуповның язмышы да нәкъ шулай булды: ул җыры-моңы белән халыкның күңел кылларын тибрәндереп җырлый иде. Җырларын тыңлый башласаң, барысы да аның турында язылган кебек. Үзе турында җырлаган икән, диярсең. Теләчедә Таһирның костюм тегүчесе бар иде: «Таһирга костюм тегүе бик җиңел, җеп тә чуалмый. Ә башка кешегә алай түгел. Кешесенә карап», – дигәне хәтердә.
Кәрим Тинчурин тукталышында «Волжанка» кафесы бар иде. Таһир Якуповны күргәч, кызлар аягүрә баса. Аны ашатып, эчертеп чыгаралар. «Кызлар, рәхмәт өчен бер җыр җырлыйммы сезгә?» – дияр иде Таһир. Кызлар аның җырлавын мөкиббән китеп, рәхәтләнеп тыңлый иде.
Артистлар Юныс Сафиуллин белән Нуриәхмәт Сафин: «Ленин» исемендәге мәдәният сараена түгәрәккә йөргәндә ашарга акча булмый, Таһир абый ашханәдән пәрәмәчләр сатып алып ашата иде», – дип искә ала.
Теләчедә Таһирның әтиләренең йортында хәзерге вакытта бер умартачы яши. Җәен генә яши. Бертуганнарыннан берсе дә исән түгел. Җырчы яшәгән фатир да кешегә сатылган.
Тырышып йөри торгач, 2017 елда Таһир Якупов яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Казанның бер урамына да исеме бирелсә! Күпме йөреп тә, шуңа ирешеп булмады. Таһирны Теләчедә зурлыйлар, ел саен «Җирдә каласы килә җыр булып» дигән искә алу кичәсе уздырыла, бер урамга Таһир Якупов исеме бирделәр, Давыт әфәндегә рәхмәт, музейда Таһир Якуповның әйберләренә урын да табылды. Ә Казанда аңа һаман да урын юк. И, бик сөенер идем, урамга исеме бирелсә! Бөтен теләгем шул.
Таһир Якупов каберенә таш куйдырткан Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга, «Аксу» студиясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәровка Таһир Якуповның җырларыннан торган диск чыгарганы өчен бик рәхмәтлемен, – дип сөйләде Сания Хәлиуллина.
Габделбәр Ризванов Таһир Якуповның соңгы көннәре турында: «Хәле авыр булды»
«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Габделбәр Ризванов – Таһир Якупов янына барып йөрүчеләрнең берсе. Халык җырчысы турында ул 1999 елда мәкалә дә язып чыга, аның хәл-халәтен тәфсилләп үк аңлатып яза, бәлки, ярдәм итүче табылыр, дигән өметен өзми. Ләкин пенсия яшенә дә җитеп өлгермәгән җырчыга ярдәм кулын сузучы табылмый, һәм шул ук елның көзендә ул җан бирә…
– Мин аны танымадым, – ди Габделбәр абый. – Мөгаен, бер мин генә түгел, бик күпләр танымас иде. Хәер, танучыларны ул үзе дә өнәп бетермәде. Урамда очратып, хәл-әхвәл белешергә теләүчеләргә талканы коры булды: «Миннән сезгә ни кирәк, мин сез белгән кеше түгел».
Без аның ишеген 10 елга якын бергә сәхнә тоткан якын дусты белән шакыдык. Фатирлары беренче катта. Килә-килешкә үк безне абайлап алган иде. Ишекне шакуын шакыдык, әмма: «Син кем белән килдең? Үзеңне кертәм, иптәшеңнең кирәге юк», – дигән шарт куелды. Аңлашу байтакка сузылды.
Ходайның рәхмәте белән, ишек ачылды. Менә шунда инде кемгә килгәнлегемне белсәм дә, мин аны танымадым. Чәч, каш сирәгәйгән, йөзне сакал-мыек баскан. Сакалга «бәс сарган». Сөйләшү дә барып чыкмас кебек иде. Балтабыз суга төшкән кешеләрдәй басып тордык. Шунда үзе сүз башлады: «Карале, нәрсә булды ул Кустабай белән? Васильева күренгәлиме? Нәфисә дип, мин исем куштым бит аңа. «Авылдан килеп урыс фамилиясе белән йөрмә», – дип шаярып кына әйткән идем, килеште бит, Нәфисә Василова булып китте». Менә, аның йөзенә елмаю куна башлады, килеш-килбәте чалымланды, хәтере яңара төште.
Бизнес белән шөгыльләнүчеләр ул башкарган җырларның кайберләрен туплап, кассета чыгарды. Кәсепчеләр ялгышмады: халык ул кассеталарны бик тиз алып бетерде. Җырчы үзе дә канәгать калды сыман. «2 мең бирделәр, әҗәтләрне түләү өчен ярап куйды», – диде ул. Кассетадагы җырларны тыңлап, өлкәннәр һәм урта буын җырчыны сагынып искә алгандыр, тагын тыңлау теләге булгандыр, яшь буын аны ишеткәч, «аһ» итте.
Мәкалә Таһир Якуповның 53 яше тулган көнне газетада басылып чыкты. Пенсия яшенә җитәргә ай-яй озак иде әле. Профессиональ җырчылык стажы да пенсия тәэмин итәрлек түгел. Хәле авыр булды. Яңадан сәхнәгә чыгуын бөтенләй өмет итеп булмый иде.
Шул ук елның апрель азагында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында 60 еллык юбилеен билгеләп үтте, тантаналы концерт булды. Таһир Якуповның да исемен зурлап телгә алдылар, залда ул утыра, дип тә хәбәр салынган иде. Юк, залда ул юк иде.
Бер очрашуда ул: «Җырны яратмыйм мин», – дип, «сер»ен ачты. Бу сүзләрне ишетүе авыр булды миңа. Җырдан башка тормышын да күз алдына китерә алмаган кешенең 53 яшендә шулай дип әйтүе бәгырьне телгәләде, үзәкне өзде.
...Үзем дә сизмәстән, язмам үткән заманда язылган кебек килеп чыккан иде (язма май аенда язылган, җырчы көзен вафат була. – авт.) Язмамны болай тәмамладым: «Алай ук өметне өзмик әле: кеше бит ул – могҗиза. Бәлки, чын-чынлап ярдәм кулын сузучы табылыр, бәлки, ул үзендә чын-чынлап ихтыяр көчен табар да, сез белгән, без белгән, сез яраткан, без яраткан җырчы яңадан сәхнәгә күтәрелер? Өметсез шайтан, диләр...»
Тик Габделбәр абый көткән могҗиза булмый шул. Җырчы 1999 елның ноябрендә вафат була.
Таһир Якуповның исеме Казанга кайтырмы?
«Китап» радиосы «Карачтау авылы көйләре» дигән, Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында I республика фестиваль-бәйгесен игълан итте.
Фестиваль 2 өлештән тора. Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә, бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Катнашучыларга Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов репертуарыннан һәм үзләре теләгән бер җырны башкарып, видеога төшереп җибәрү сорала. Барлыгы 2 видео кабул ителә. Онлайн чыгышларда җиңүчеләр икенче турга сайлап алына. 2нче тур нәтиҗәләре буенча жюри 20 лауреатны һәм Гран-при иясен ачыклаячак.
– Җиңүчеләр 26 августта Таһир Якуповның әтисенең туган авылы – Теләче районы Җөри авылында гала-концертта чыгыш ясаячак. Барлык лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Җиңүчеләр профессиональ башкаручылар (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булган кешеләр) һәм үзешчән башкаручыларга (республика дәрәҗәсендә вокал тәҗрибәсе булмаганнар) бүлеп карала. Соло җырчылар да, коллективлар да катнаша ала, чикләүләр юк, – диде «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
Таһир Якуповның исеме бүгенге көндә тиешенчә бәяләнмәгән. Аның иҗаты, үзе турында сүз кузгатканда, төрле фикерләр ишетергә туры килә. Мине бу гаделсезлек күптәннән борчый, чөнки 1970-1990 еллардагы эстрада белән кызыксынган, татар җырын тыңлаган кешеләр өчен Таһир Якупов – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек югарылыктагы йолдыз. Аны Советлар союзында яшәүче меңләгән кеше яратып тыңлады.
Таһир Якуповның исеме бүген онытылып бара, аның иҗатын, шәхесен хәтерләүчеләр күп түгел, дип саный ул. «Минем өчен, Таһир Якупов, Илһам Шакировтан соң, икенче урында. Аның иҗатын, исемен кире кайтару – гадел күренеш. Таһир Якуповның безнең арадан бик яшьли китүе белән аның мирасы өзелде. Бу – безнең беренче карлыгач, адымнарны кыюсыз гына атлыйбыз, шуңа да карамастан, максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм. Таһир Якуповның мирасын кадерләүчеләр күп. Аның репертуарындагы җырларның күбесен хәзер дә башкаралар, алар популяр.
Фестиваль уңышлы булса, ул киләсе елларда да оештырылачак. Таһир Якуповның рухын сөендерү өчен, фестивальне оештыру күптән кирәк иде. Таһир Якуповның каберенә ташны Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин куйдырткан булган, аңа рәхмәтлебез. Фестивальне оештыру дәверендә Таһир Якуповның каберен дә зиярәт кылу күздә тотыла», – диде Алмаз Миргаязов.
Гаризалар yakupovfest@mail.ru электрон почтасына кабул ителә, гариза һәм нигезләмәне сылтамадан йөкләргә мөмкин.
Димәк, әле өмет бөтенләй үк сүнмәгән, Таһир Якуповның исеме шушы фестиваль аша булса да халкыбыз хәтеренә кайтыр, яшьләр аның иҗаты, шәхесе белән кызыксыныр, дигән өмет бар.
***
Үзебез яраткан шәхесләрнең үлемен читтән күзәтеп торабыз, әмма ярдәм кулы сузарга ашыкмыйбыз. Ә үлгәч исә аның белән таныш булуыбыз турында мактанышып сөйлибез. Аның үлеме турында төрле имеш-мимешләр йөри, гайбәтләр арта. Аерым бер шәхесебезнең фаҗигале тормышы һәм үлемендә бөтен халык язмышы ятмыймы?
- Таһир Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.