news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт алырга су булмаса, нишләргә?

news_top
Тәһарәт алырга су булмаса, нишләргә?
Фото: © «Татар-информ»

Тәһарәт алырга мөмкинлек булмаса, тәяммүм алалар. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында «Ислам дине нигезләре» китабы буенча аңлаталар.

Тәяммүм гыйбадәт кылыр өчен, су кулланмыйча гына, җир заты белән чистарыну ул.

Кайбер очракларда тәһарәт белән госелне алыштыра ала.

Тәяммүм – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд пәйгамбәргә салләллаһү галәйһи вә сәлләм һәм безгә – аның өммәтенә бүләге. Бу бүләк безгә гыйбадәт кылуны җиңеләйтер өчен бирелгән.

Тәямүммнең фарызлары:

  • Ният итү.
  • Чиста комга, туфракка (ком, туфрак булмаганда, тузанга) кулның учлары белән сугып алып, беренче тапкыр сукканнан соң – йөзне, икенче тапкыр сукканнан соң – кулларны, терсәкләрне дә кертеп, ышкып алу.

Тәямүммнең сөннәтләре:

  • Бисмилләһне әйтү.
  • Тәяммүмне үз тәртибе белән кылу.
  • Озак туктап тормыйча башкару.
  • Кулларны ком, туфрак өстендә башта алга, аннары артка таба йөртү.
  • Комга, туфраккка сугып алганда, бармакларны йомарлап тотмаска.
  • Кулларны бер-берсенә сугып, ябышып калган туфрак, комны төшерергә.
  • Тәяммүмне намаз вакыты кергәч кенә алырга.

«Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, тәяммүм алу өчен 3 төрле очрак бар:

  • Тәһарәт яки госел алыр өчен, 2 чакрым арада җитәрлек микъдарда чиста су булмаганда.
  • Су була торып та, аны кулланырга мөмкинлек булмаганда.
  • Яра булу яки авыру аркасында суны кулланырга ярамаганда.

Калган барлык очракларда да су белән тәһарәт, госел алына.

Тәяммүм алу тәртибе

  • Киемнең җиңнәрен терсәккә кадәр сызганырга кирәк. Кулда сәгать яки йөзекләр булса, аларны салып кую дөрес булыр.
  • Тәһарәт яки госел урынына тәяммүм алу турында ният ителә. Әгузү-бисмилләһ әйтелә.
  • Кул учларын ачып комга / туфракка / тузанга сугып алына. Аннан соң кулларны бер-берсенә бәргәләп, ябышып калган ком, туфрак, тузан калдыкларын төшерергә кирәк.
  • Соңыннан кул учлары белән йөз сөртелә.
  • Шуннан соң учлар белән икенче тапкыр бүтән комга / туфракка / тузанга сугып алына. Аннан соң кулларны бер-берсенә бәргәләп, ябышып калган ком, туфрак, тузан калдыкларын төшерергә кирәк.
  • Башта сул кулның учы белән уң кул сөртелә, аннары уң кулның учы белән сул кул сөртелә.

Ике очракта да терсәкләрне кертеп сөртергә кирәк, диелә «Хозур дин турында» каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар