Тәһарәт алыр алдыннан
«Бисмилләһ» – Аллаһ исеме белән , – дибез (Әбу Дауд риваяте).
Тәһарәт алып бетергәч исә:
«Әшһәдү әллә иләһә илләАллаһ, үәхдәһү лә шәрикәләһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ», – дияргә кирәк.
«Шаһитлык кылам – хакыйкатьтә, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк һәм Ул бер Үзе генә, Аның тиңдәше юк. Шаһитлык кылам – хакыйкатьтә, Мөхәммәд Аның колы һәм рәсүле» (Мөслим риваяте).
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан.