Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт алганда линзаларны салыргамы?

news_top_970_100
Тәһарәт алганда линзаларны салыргамы?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында тәһарәт алганда күздәге линзаларны салырга кирәкме-юкмы икәнлегенә аңлатма бирелә.

«Мин атна дәвамында салмый гына (атна буе кияргә яраклы булган) контактлы линзалар кулланам. Тәһарәт һәм госел алган вакытта миңа аларны салып, күзләрне юаргамы?» – дип сораганнар каналда.

Әлеге сорауның нигезендә тәһарәт һәм госел алган вакытта контактлы линзаларны салырга кирәклеге хакында ышанганлык ята. Ләкин тәһарәт алган вакытта күзләрне юу фарыз да, сөннәт гамәл дә түгел. Бу – гомуми кабул ителгән фикер генә.

Күзләрне юу зарури һәм мәҗбүри булмавыннан чыгып, кешенең нинди төр (1 көнлек, 1 атна яки 1 ай дәвамында салмый гына кияргә яраклы булган) контаклы линзалар киюе мөһим түгел.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, тәһарәт алган вакытта күзләрне артык нык йомырга кирәк түгел, чөнки бу очракта керфекләрнең, кашларның кайбер өлеше юылмыйча калырга мөмкин.

Нәкъ шулай ук тәһарәт алган вакытта мыек, кашлар һәм сакалны юу тиешле (әгәр ул куе булмаса). Әгәр инде сакал куе булып, аның аша бит тиресе күренмәсә, тәһарәт алган очракта суның тирегә кадәр ирешүендә зарурилык юк. Әмма дә ләкин госел алган вакытта, суның тирегә кадәр ирешүе мәҗбүри санала («Әл-Фәтәва Әл-Һидая»).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100