news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт алганда күзләрне йомарга ярыймы?

news_top
Тәһарәт алганда күзләрне йомарга ярыймы?
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәһарәт алганда күзләрне йому турында сорауга җавап бирделәр.

Әссәламү галәйкүм! Тәһарәтне йомык күз белән алырга ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Сез битне юганда күзләрне йому турында сорый торгансыздыр. Бу форсаттан имам Габделхәй әл-Ләкнәвинең «Фәтәва» фәтвалар җыентыгында мондый фикере бар:

ولا بأس أن يغسل وجهه مغمضا عينيه. كذا روي عن أبي حنيفة رحمه الله تعالى

«Битне күзләрне йомып юуда бернинди хата юк. Бу имам Әбү Хәнифәдән, рахмәтуллаһи галәйһи, китерелә».

Әмма «Әл-Гиясийя»дә  болай диелә: әгәр күз кабагын бик нык җыерсаң, тәһарәт дөрес булмый, чөнки күз кабагының эчке ягын һәм күзләрне юу кирәкми, ә күз кабагының тышкы ягы юылырга тиеш. 

Аллаһ яхшырак белүче. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар