Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт алганда аяк киемен агып торган суда юсаң, мәсех кылырга кирәкме?

news_top_970_100
Тәһарәт алганда аяк киемен агып торган суда юсаң, мәсех кылырга кирәкме?
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәте хөффәләргә мәсех кылу турында фәтва чыгарды.

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Тәһарәт алганда аяк киемен (ред. иск. – аяк киеме хөффә шартларына туры килә) агып торган суда юсам, мәсех кылырга кирәкме?

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Хөффәләрне, яки аның шартларына туры килгән аяк киемен, чылату (су тидерү) җитәрлек булып тора. Хөффәләргә кабат мәсех кылу кирәкми.

Дәлил:

«Әгәр [хөффәләрдә] суга керсәң, яки алар яңгырда юешләнсә – бу мәсех кылуга алмаш була. Хәтта юеш үләннән йөреп, хөффәнең тышы су тиеп яки яңгыр явудан юешләнсә – бу дөрес булып санала».

(«Бәдаигъ әс-сәнаигъ фи тәртиб әш-шәраигъ», Галәведдин әл-Касани. 1/12).

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100