Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын янгын: күп балалы хатын, аның сабый баласы, бер ир-ат һәлак

Агач йорт хәрабәләрен актарганда, өч кеше мәете табылган.

news_top_970_100
Тагын янгын: күп балалы хатын, аның сабый баласы, бер ир-ат һәлак

Башкортстанның Еәнсура районының Иделбәк авылында коточкыч фаҗига булган. 24 февральдә көндезге уникенче яртыда агач йортта янгын чыга. Өч кеше янып үлә, бер кеше хастаханәдә, ике бала котыла алган. Бу турыда «Башкинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Янгын урынына коткаручылар, ашыгыч ярдәм һәм җирле үзидарә вәкилләре дә бара, дип сөйләгәннәр агентлыкка Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә.

Агач бүрәнәләрдән буралган йорт тулысынча ут белән чолгап алынган була. Янгын хәрабәләрен актарганда, коткаручылар өч кеше мәетен таба. 34 яшьлек хатын-кыз, аның яшь ярымлык ир баласы һәм шәхесе әлегә ачыкланмаган ир-ат янып үлгән.

Янгын урынында булган 51 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә илткәннәр. Янгында һәлак булган хатын күпбалалы булган. Аның 15 яшьлек кызы һәм 7 яшьлек улы яна торган йорттан чыгып котыла алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100