Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын хиҗаб: Төмән мәктәбенә яулык бәйләп барган кыз бала кемнең хокукларын боза?

Яңа уку елы чираттагы «хиҗаб вакыйгасы» белән башланды. Төмәндә мәктәпкә яулык бәйләп килгән кызны кертмиләр. Әлеге видео күп кенә социаль челтәрләрдә таралып, зур шау-шу куптарды. «Интертат» хиҗаб киеп мәктәпкә йөрүнең хокукый нормалары турында дин әһелләре һәм адвокат белән сөйләштек.

news_top_970_100
Тагын хиҗаб: Төмән мәктәбенә яулык бәйләп барган кыз бала кемнең хокукларын боза?
Төмән вакыйгасыннан соң, кызның әтисе, мәктәп җитәкчелеге белән килешү барлыгын әйтеп, пост куйды.

Тагын хиҗабка каршылар турында: Төмән мәктәбенә яулык бәйләп барган кыз бала кемнең хокукларын боза?

Чәчәк һәм ак бантларга күмелеп узган Белем бәйрәме Төмән шәһәре укучысы Мәдинә өчен дә матур көн булган дип әйтеп булмый. Кыз баланы яулык бәйләгән өчен мәктәпкә кертмиләр. Мәктәп директоры кызга яулыгын салырга куша. Әлеге видео күп кенә социаль челтәрләрдә таралып, шау-шу куптарды.

Төмән шәһәренең социаль челтәрләрдәге бер төркемендә әлеге видео астында 3 меңнән артык кеше комментарий калдырган. Алар кемнең хаклы булуы турында сүз куерта. Халык өч төркемгә бүленгән.

Берәүләр директорны хаксыз дип санап, яулык бәйләүнең начар ягын күрми. Әлеге кызны яклап: «Хәзер мондый балаларга мәктәптә укымаскамы инде? Башка балаларны карагыз сез, ярымшәрә бит», – дип яза берсе. «Мәктәпләргә ярымшәрә йөрүче кызларны күрмисез сез. Тыйнак кына киенгән кыз берәүгә дә ошамый», «Мөселман кызларына башка чит кешеләр алдында баш киемнәрен – яулыкларын салырга ярамый. Аның яулыгы кемгә комачаулый?», «Бала мәктәп формасыннан. Кемдер чәчен каптыргыч, кемдер резинка белән җыя, ә ул исә яулык япкан», – дип аптырыйлар.

«Директоры да инде, бөтен дөньяга чыгып кычкырмаса да булыр иде. Мин яшәгән җирлектә дә мулла азан әйтә. Ошап бетми, әмма аңа барып акырып кайтмыйм бит. Күпмилләтле дәүләт булгач, күршеңне һәм аның динен дә ихтирам итәргә кирәктер», – дип тынычландырмакчы була берсе. «Россия һәрвакыт күпмилләтле дәүләт булып саналды. Сез, олы кешеләр, нинди зыян турында сөйлисез? Кыз булып киенгән егеткә караганда, хиҗаб кигән кыз яхшырак инде. Намаз укыган өчен эштән куалар, мәктәпләргә кертмиләр, ул 5 минут намаз укыганнан кемгә начар? Кешеләр үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйлар. Тимәгез инде шул мөселманнарга. Аларның мәдәниятендә начар әйбер юк. Гаиләләребезне сакларга алардан өйрәнсәк тә була», – диелгән бер комментарийда.

Икенчеләр исә тулысынча директор яклы. «Мәктәптә бөтен кеше бертигез булырга тиеш. Мәктәп формасы дигән әйбер бар, шуны кисеннәр», – дигәннәр. Россиядәге мәктәпкә килгәндә, андагы тәртипләрне үтәргә әзер булырга кирәклеге турында искәртүчеләр дә бар.

«Бу сезгә Әфганстан түгел. Мәктәпкә мәктәп формасыннан йөрергә кирәк», «Директор барысын да дөрес эшләгән. Бу – дөньяви белем бирә торган мәктәп, ә дини карашларны пропагандалау урыны түгел», «Алайса без дә чигелгән сарафан, күлмәк һәм кокошниклар киеп килик», «Мин директор яклы. Төмәндә «гарәп чүпрәкләрен» киеп йөрүне дә аңламыйм. Бездә ком бураннары бармы әллә?» – дип тә җибәрәләр. «Директорга афәрин! Бик алга карап эшли торган кеше. Бүген хиҗаб, иртәгә мәктәп ишегалдында сарык суюлары да бар», – ди берсе.

Өченче бер кечкенә төркем гаепне кызның ата-анасы өстенә аудара: «Мәчет урынына, ялгышып, аны мәктәпкә алып килгәннәр», – ди алар. Урыны-урыны белән яулык мәсьәләсе шулхәтле тирәнгә кереп китә ки, кайбер язышучылар, совет заманындагы тигезлекне искә калып, хәтта борынгы кабиләләр заманына барып җитәләр.

Фото иллюстрация максатында. Мәкаләнең темасына турыдан-туры катнашы юк.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Матбугат чаралары фактларны бозып күрсәтә»

Бу яулык мәсьәләсенең беренче тапкыр гына кискенләшүе түгел. Әледән-әле мондый хәлләр турында ишетергә туры килә. Моннан берничә ел элек Омск шәһәрендә медицина көллияте студенткасына да яулыклы килеш дәресләргә йөрергә рөхсәт итмәгәннәр иде. 2015 елда Мордовиянең Саранск шәһәре укучысы белән дә шундый ук хәл килеп чыга.

«URA.ru» порталы мәгълүматларына караганда, Төмән шәһәрендәге «проблемалы яулык» мәсьәләсе чишелеш тапкан. Төмән шәһәренең 88 нче мәктәбе укучысына дәресләргә яулык бәйләп килергә рөхсәт иткәннәр. Кызның әтисе Ибраһим Даудов губернаторның урынбасары Алексей Райдер белән очрашкач, шундый карар кабул ителә.

Төмән мәгълүмат чаралары язганча, мәктәптә хиҗабны рөхсәт итү турында сүз бармый. Бу балага искәрмә генә ясаганнар, дип яза 72.RU. Мәктәп берлеге рәисе Елена Корчемкина «Барлык укучыларның киеменә дә таләп бер булырга тиеш», – дип белдергән.

Әлеге хәлләргә мөнәсәбәтле директор фикерен белү өчен, мәктәпкә ике көн буе шалтыраттым. Башта журналист итеп таныштыргач, моңа шик белдереп, «Сезнең кем икәнегезне каян белик. Директор мәктәптә, әмма бүлмәсендә түгел. Беренче катта йөри, көн дәвамында шалтыратыгыз. Ул сорауларыгызга җавап бирер», – диделәр. Сүз ара сүз китеп, сәркатип теләр-теләмәс кенә берничә сорауга җавап бирде. «Яулыклы кыз дәресләргә йөриме соң?» – диюемә: «Ул мәктәпкә йөри. Матбугат чаралары күп кенә фактларны бозып, үзгәртеп күрсәтә. Кызны мәктәпкә кертмәү дигән әйбер булмады. Укыды, линейкаларда да булды. Куып чыгарды, кертмәде, диләр, бик күңелсез моны ишетү. Бездә моңа кадәр берәүнең дә хиҗабтан йөргәне булмады», – ди сәркатип. Әлеге бала бу мәктәптә 4 ел буе укыган, быел 5 нче сыйныфка яулык бәйләп килгән.

Соңыннан директор икенче корпуста диделәр, үзе белән сөйләшеп булмады.

Сәркатип ханымның әйткән сүзләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә икәнен видеоны карап аңларга була. Директорның «Яулыкны сал» дигән сүзләре видеога язылган.

Фото иллюстрация максатында. Мәкаләнең темасына турыдан-туры катнашы юк.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Яулык салу – шәрә йөрүгә тиң»

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйров бу хәлләр турында болай ди:

Мондый хәлләр Төмәндә дә, башка җирләрдә дә булгалады. Бездә шундый тәртип бар: ата-аналар сыйныф җитәкчесенә, директорга хәләл ризык кирәклеге һәм башкасы турында алдан ук хәбәр биреп куярга тиеш. Башка мәктәпләрдә бу кагыйдәләр үтәлә. Бу мәсьәлә чишелде. Кичә генә 52 нче мәктәп директоры белән сөйләштек. Әле хокукый документлар юк, ди. Бу эш һәр директорның үзеннән тора. Күп җирләрдән мәгълүмат тупланды, ахырда формасы үзгәрер дип уйлыйбыз.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән хиҗаб турында сөйләштек:

 

Фото: © Солтан Исхаков

Хиджаб ул – яулык белән озын күлмәк. «Пәрәнҗә» дигәндә, битне дә юка гына тукыма белән каплауны аңларга кирәк, ә никаб – битне каплаган тукымада күзләр өчен ачык урын калдырылганы. Гомумән, мин ул «хиҗаб» дигән сүздән китәр идем, чөнки ул – безгә килгән сүз. Бездә – яулык, озын күлмәк. «Хиҗаб» дигәнгә халыкның ачуы килә, минемчә, «яулык белән озын күлмәк» дию – иң хәерлеседер.

Хатын-кызларның биттән тыш бөтен тән әгъзаларын каплап йөрү зарурлыгы Коръәннең 24 сүрәсенең 31 аятендә әйтелә. Дини кешегә, бу очракта мөслимәгә, яулыгын салу – шәрә булуга тиң. Бу – диннән баш тарту дигән сүз түгел, әмма зур гөнаһ. Моннан тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга кирәк. Без әле совет заманындагы динсезлек чорыннан чыгып бетмәгән. Ул вакытта «дөньяви» дигән төшенчә динсезлеккә тиң иде. Хәзер без демократик дәүләттә яшибез, һәм бу – терминология буенча, «дөньяви», ягъни «светскость» дигән сүз – һәр кешенең үз динен тотуны аңлата: тели икән яулыктан йөри, тели икән чукына һ.б. «Дөньяви» дию – ул дингә каршы баруны аңлатмый. Нинди генә уку йорты булса да, ул һәр балага үз динен тотарга ирек бирергә тиеш. Болар Конституция нигезендә әйтелгән, – дип аңлатты хәзрәт. 

«Хиҗаб – динебезнең аерылгысыз бер өлеше»

Әлеге вакыйгага Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов та үз фикерен белдерде:

Мөселман хатын-кызлары өчен Коръәндә билгеләнгән кием формасы мәҗбүри. Хиҗаб – бизәнү әйбере дә, дини кешеләрнең аерым бер теләге, «капризы» да һәм билгеле бер дингә кагылышлы икәнен күрсәтә торган әйбер дә түгел. Ул – Коръән таләп иткән шарт, динебезнең аерылгысыз бер өлеше.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Дингә чын күңелдән ышана торган кеше шәригать кануннарын инкарь итә алмый. Кешенең Коръәннең нинди дә булса бер постулатын кабул итмәве ышанмауга китерә. Ислам дини галимнәре фикеренчә, Коръән күрсәтмәсен үтәмәү гөнаһ булып санала, – ди ул.

Мәктәпкә яулыктан барырга ярыймы, дигәнгә, Нәфигулла Аширов, танылган адвокат Руслан Нагиев сүзләренә таянып, балага яулыктан йөрүне тыю федераль законнарга каршы килә, дип саный.

Әгәр гаиләдә традицион мөселман тәрбиясе булса, кызның башындагы яулык беркемнең дә хокукларын кысрыкламый. Бала яулыктан йөри ала, чөнки аның гаиләсендә шулай кабул ителгән, – ди мөфти. 

Ә Әлбир Крганов хиҗабка каршы?..

Бу теманы «Царьград» каналы да күтәреп чыккан. Алар Россия мөселманнары дини шурасы рәисе, мөфти Әлбир Кргановтан комментарий алалар һәм аның сүзләрен цитата итеп тараталар. Әлбир Кргановның кыска гына фразасы алынган: «Әгәр балалар яшь икән, әйтик беренче класс, балигъ булганчы, шәригать аларга яулык бәйләүне таләп итми. Балигъ булгач, шушы хакта изге Коръәндә аятьләр бар, хатын-кыз яулык бәйләргә тиеш».

«Царьград» Әлбир Кргановның бу фразасын «шәригать таләп итми» дип тарата. Ислам дине буенча балигълык яше рәсми кабул ителгән яшь белән туры килмәү сәбәпле (исламда – күрем килә башлау, Россия законнары буенча – 18 яшь тулу) мөфтинең бу сүзләре «мәктәптә яулык бәйләү шәригать кануны түгел» дип таратыла. 

«Царьград» сайтыннан скриншот

Видеодан аңлашылганча, Әлбир Кргановка сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмиләр. Россия мөселманнары дини шурасы рәисе сүзләрен шулай контексттан алып кулланган өчен нинди дә булса дәгъва белдергәне әлегә ишетелмәде.

Сүз уңаеннан, «мөселманнарга хиҗаб мәҗбүри түгел» дигән фикерне бер ел элек дин белгече Рөстәм Батров әйткән иде.

«Татарстан бу өлкәдә үрнәк булып тора»

Директор яулык бәйләгән кызга дәресләргә килүне тыя аламы, дигән сорау белән адвокат Руслан Нагиевка мөрәҗәгать иттем:

Бу сорау регионнар карамагына куелган. Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан республикаларында мәктәпләрдә яулык бәйләү тыелмаган. Бернинди проблема да юк. Татарстан бу өлкәдә үрнәк булып тора. Ул тулысынча Россия Федерациясе Конституциясенә таянып эш итә.

Әгәр дә без федераль закон һәм дәүләтебез Конституциясен карасак, алар дин иреген гарантияли. Шулай ук, милләтенә карамастан, барлык гражданнар өчен дә белем алуны гарантияли.

Директорның бу баланы мәктәптән куып чыгарырга хокукы юк. Югары уку йортларында укучы балигъ булган балаларны да яулык өчен куып чыгара алмыйлар.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мәктәп уставында яулык бәйләү тыелган очракта да, директор баланың әти-әнисенә бары кисәтү генә ясый ала. Бу студентларга да кагыла. Студентлык билетларын алу белән куркыту очраклары турында да еш ишетергә туры килә. Мондый мәктәп уставы федераль законга туры китереп үзгәртелергә тиеш. Устав федераль законга каршы килә алмый.

Конституция дәүләтнең ата-аналарга балалар тәрбияләүдә тыкшынмавын гарантияли (әгәр дә бу башкаларга зыян салмый икән). Бу да бик мөһим.

Яулык аркасында баланы мәктәптән куып чыгарып, аны рәнҗетәләр. Бу, киресенчә, мәсьәләне радикальләштерә генә. Безгә милләтара конфликтлар кирәкми. Билгеле бер бала башына ябылган яулык кемнең хокукларын боза, кысрыклый икәнен беркем дә әйтә алмый. Яулык бәйләү, бәйләмәү – һәр кешенең үз эше. Алар бит башкаларга яулык бәйләргә кыстамыйлар, үз гадәтләрен такмыйлар. Нишләп яулык бәйләмәүчеләр, үзләренең кием формасын тагып, башка хатын-кызларның башларындагы яулыкларын да салдырмакчы булалар!? Тыйнак кына киенгән бала берәүгә дә комачауламый, берәүнең дә хокукларын бозмый. Ә менә аның яулыгын салдырырга маташу, бу очракта, шушы кызның хокукларын бозу һәм шәхси тормышка тыкшыну була. Ничә еллар буена инде мин хатын-кызларның яулык бәйләү хокукын яклап көрәшәм, әле шул дәвердә миңа берәү дә аларның яулыкларының кемнең хокукларын боза икәнен аңлата алмады. Конституция шәхси тормышка тыкшынмауны да гарантияли.

Минемчә, әлеге мәктәптә кадрлар да искедер. Алар үзләренең дин тыелган совет заманында түгел, ә яңа дәүләттә яшәгәннәрен аңлап бетермиләр, күрәсең. Ул вакытта мәктәпләр «перевоспитание» урыны иде. Хәзер илебез башка, моңа күптән ияләшергә вакыт. Этикет буенча да хатын-кызга, бинага кергәч, баш киемен салу мәҗбүри түгел.

Мөселманнар улларын сөннәткә дә утырталар, аны да тикшерәбезме хәзер. Кайбер Европа илләрендә абсурдка барып җитте: тәре тагып йөрүне тыя башладылар. Без дә шуңа таба барабызмы?

Оныткан, белмәгән кешеләрнең дә исләренә төшереп үтәм. Конституциядә дә «Аллаһ» сүзе бар. Дөньяви белем бирә торган мәктәпләрдә дә диннәр турында фән керә башлады. Һәр сентябрь мондый сораулар килеп туа. Әкренләп, әлеге мәсьәләләр чишелеш таба бара, – ди адвокат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100