news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Тагын узганмын әле мин": Нурзадәдән кликбейт

"Тагын узганмын әле мин": Нурзадәдән кликбейт

news_top
"Тагын узганмын әле мин": Нурзадәдән кликбейт
Җырчы Нурзадә инстаграмында яңа постын шундый сүзләр белән башлаган: "Тагын узганмын бит әле мин".

Инстаграм кулланучылары, бу сүзләрне укыгач, ниләр уйлап бетерде икән - анысы билгесез. Нурзадә исә оста - постларын ничек укытырга икәнен белә. Кликбейт (ягъни кеше һичшиксез басып караячак) башисем куя белә ул.

Узганмын дигәне бәйге икән. Нурзадә хәзерге вакытта блогерлар бәйгесендә катнаша, ул өченче турга узган.

Шул ук вакытта җырчы бәйге биремнәрен үтәргә вакыт тапмавыннан зарланып алган. Ул үз язылучыларыннан әлегә "аванс" итеп кенә тавыш бирүләрен сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар