Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тагын нишләсен инде ул?» Физика дәресендә укучы белән укытучы сугышкан

news_top_970_100

Ленинград өлкәсенең Сланцы шәһәрендә мәктәптә физика дәресе вакытында укучы белән укытучы сугышкан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Баланың исемен үзгәртеп, Петр дип бирәләр. 8 сыйныфта укучы малай дәрескә соңга кала, аннары үзен дәрескә кертергә теләмәгән укытучыга сүгенә. Укытучы баланы чыгарып җибәрмәкче була, малай төртенә башлый, йодрыкларын болгый, сыйныфташлары ишетерлек итеп сүгенә.

Физика укытучысы хулиганны ишек артына чыгара, башка балалар аны хуплап көлешә. Укучылар укытучы яклы була. Шулай да алар видео төшергән һәм башта мәктәп төркемнәрендә, аннары биредәге пабликларда тараткан.

«Гел тыныч, дәресне яхшы аңлата, тәртип саклый», – ди мәктәп укучылары укытучы турында.

Петр турында «бөтен укытучыларга сүгенә, дәресне өзә, начар укый» дип сөйлиләр. Мәктәп администрациясе аны махсус класска күчерү турында берничә тапкыр сүз кузгата, тик аның анасы моңа каршы.

Петр күп балалы гаиләдә үсә, аның абый-апалары үзен яхшы тота, ә менә Петрга гына идарә юк. Анасы ата-аналар җыелышына йөрми, укытучыларның шалтыратуларына җавап бирми. Физика укытучысы белән очракны да гаилә игътибарга алмый, гафу да үтенмиләр, мәктәпкә дә килмиләр.

Укытучыны эштән кумаганнар. Ата-аналар моны хуплый, алар укытучы яклы. «Ир-атларча җавап биргән, кысалардан чыкмаган», – диләр.

«Тагын нишләсен инде ул? Кыйнамаган, чыгырдан чыкмаган. Йомшак көч белән генә ишек артына чыгарган», – ди бу сыйныфтагы башка балаларның ата-аналары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100