Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын үләксә: Арча районы Кенәр авылы юлында күптән үлгән бозау чыгарып атканнар

Соңгы атна эчендә Арча районында үләксә табу очраклары ешайды. Кичә Кенәр авылы янында ятучы бозау үләксәсе турында хәбәр килде. Бу хәлне күргән кеше һәм авыл башлыгы белән сөйләштек.

news_top_970_100
Тагын үләксә: Арча районы Кенәр авылы юлында күптән үлгән бозау чыгарып атканнар

Әле шушы араларда гына Арча районы Байкал авылы җирләре тирәсендә капчыкка салынган берничә эт үләксәсе турында язган идек. Кичә Кенәр авылы янында инде бозау үләксәсенә тап булганнар.

Бу хәлләр турында моны үз күзләре белән күргән авыл кешесе Гүзәл ханым сөйләде: «Бу бозау үләксәсен кичә күрдек. Кенәрне әйләнеп үтә торган юлда. Без ул тирәләрдә хайван арканлыйбыз, су бирергә дип менгән идек. Себерке җыеп алырбыз дип тә уйладык. Шунда шул бозау ята иде. Якын тирә урам балалары да гел шул җирләрдә уйныйлар иде.

Ул бозау анда инде галәмәт вакыт яткан булырга охшаган. Үзе мал асраган кеше үлгән бозауны анда чыгарып ыргытмый инде. Кем белгән аның нәрсәдән үлгәнен?! Берәр инфекциядән булса, башкаларга авыру таратырга мөмкин бит. Минем үземнең терлегем бар, шуңа борчылам. Моңа кадәр андый хәлләрнең булганы юк иде», — ди авыл кешесе.

Бүген иртә белән үк Яңа Кенәр авылы башлыгы Рафаиль Фәхретдиновка шалтыратып, бозау үләксәсен җыештырганнармы икән дип кызыксындык.

«Үзем дә менеп карадым. Бу Кенәрне әйләнеп үтә торган юл итеп эшли башлаганнар иде дә, эшләнеп бетмәде. Бозау үләксәсе шунда ята. Күптән ятканга охшаган ул анда. Кыш көне ташлаганнардырмы, белмим, анысын тәгаен генә әйтеп булмый. Кичә, бүген генә эшләгәнгә охшамаган. Алай авыл кешесенең бозавы югалган дигән хәбәр чыкмады. Берсенеке үлгән дә, чыгарып аткан инде. Ветеринарлардан да сорашып карадым. Кемнеке икәнен белмибез, әйтә алмыйбыз. Бөтен җиргә сак куеп бетереп булмый бит инде. Бүген алдыртам мин аны, чистартабыз. Үләксә базына илтәбез. Ветеринарларга әйтәм. Алар да караячак ул үлгән бозауны.

Дөрес кеше алай эшләми инде, шаккаткыч бу. Һәрбер авыл саен үләксә базлары да бар бит югыйсә.

Кемнеңдер махсус андый нәрсәләр эшләп йөрүенә дә ышанмыйм. Кем ташлаганын берничек тә табып булмаячак. Тамгасы булса, таныр идең дә… Колхоз анда китереп ташламый инде, хуҗалыкны бу», — диде авыл башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100