Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тагын кызмы әллә?» – Зөлфәт Зиннуров авырлы хатынын күрсәтте

news_top_970_100
«Тагын кызмы әллә?» –  Зөлфәт Зиннуров авырлы хатынын күрсәтте
социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров белән тормыш иптәше Гөлназ өченче тапкыр әти-әни булачак, дип хәбәр иткән идек. Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге сәхифәсенә гаиләсе белән төшкән яңа фотосын урнаштырган. Шаян Зөлфәт белән кызлары әниләренең инде шактый түгәрәкләнеп килгән корсагына бомба рәсеме ясаганнар. Ә үзләре фотога «шартлый күрмәсен» дигән кебек курыккан кыяфәттә төшкән.  

Әлеге посты астында Зөлфәт болай дип язып куйган:

«Мин бәләкәй вакытта бабай сорау биргән иде: 

Улым, ә беләсеңме, дөньядагы иң авыр эш – ул нинди эш? 

Таш ташу? Тимер күтәрү? 

Юк, улым, көтү. 

Сыер көтүеме, бабай? 

Юк, кеше көтү.

Әле аннан да авыррагы бар икән – хатын-кызны көтү. Көтәбез», – дип яза Зөлфәт. 

«Сез генә түгел, без дә көтәбез инде, Зөлфәт. Хәбәр юкмы икән дип, һәр көнне сәхифәңә кереп карыйм», «Исән-сау табарга язсын», – дип язган җырчының виртуаль дуслары. Алар арасында, Гөлназның корсагына карап, баланың җенесен фаразлаучылар да күп. «Малайга охшаган. Таза-сау бала булсын», «Малай булсын инде», «Малайдыр. Малай кирәк инде. Бәләкәй Зөлфәт», – дип яза аларның бер төркеме.

Икенчеләре, Зиннуровлар гаиләсендә тагын бер кыз бала туар, дигән фикердә. «Кызга охшаган. Кем булса да, сау-сәламәт тусын», «Тагын кызмы әллә?» –  дип язып калдырганнар алар. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100