Тагын хиҗап: Омск студенткасы Алинә яулык бәйләп йөрү хокукы өчен көрәшә
Омскидагы Медицина көллиятендә укучы Алинә Наврузованы яулык бәйләп йөргәне өчен уку йортыннан куу белән янаганнар. Студентка үзенең хокукларын яклап судка мөрәҗәгать итүе турында «Татар-информ»га сөйләде.
Омск шәһәренең Киров районы суды өченче курс студенткасы Алинәнең медицина көллиятенә мәхкәмәсен карый башлады. Студентка, үзен дине өчен кыерсыткан өчен, уку йортыннан 50 мең сум компенсация тәкъдим итә.
Алинә — булачак акушерка. Ул катнаш гаиләдә туган. Хиҗапны беренче курска кергәч, 16 яшьтә кия башлаган. Аңа кадәр яулык бәйләп йөргән, аның чәчләре капланган, тик ияк белән муен ачык булган. Проблемалар икенче курска кергәч башлана.
«Мин төрле төстәге яулыкларны, ягъни зәңгәр, яшел, алсу төстәгеләрен бәйләп йөрдем. Башта бер сүз дә әйтмәделәр, аннары декабрь башы яки ноябрь ахыры булгандыр, яулыкның төсе бик нык аерылып тору сәбәпле, аны ак төскә алыштырырга кирәклеген искәрттеләр, алга таба бернинди сүз дә булмады», — ди Алинә.
Алинә ислам динен тирәнрәк өйрәнә, дингә кагылышлы кагыйдәләрне тулысынча үти башлый, Мәдинә академиясенә онлайн рәвештә укырга керә. 2018 елның мартында Алинә хиҗапка күчә. Аның әйтүенчә, көллияттә көндезге бүлектә хиҗап кигән тагын бер кыз булган.
«Мин бүлек мөдире янына килдем, аннан рөхсәт сорадым. Ул миңа рөхсәт итте, тик яулык ак төстә булсын дип җавап бирде. Шуннан соң бернинди кисәтүләр дә булмады. Ни өчен хиҗап киясең дигән сорауларга мин бүлек мөдире рөхсәт итте дип тыныч кына җавап бирдем.
2018 елның ноябрендә куратор шалтыратты һәм мәгариф министрлыгыннан сиңа карата шикаять бар, аның көллият уставын бозганың өчен синең белән сөйләшәсе килә диде. Миңа Уставта бина эчендә баш киемнәре тыелганлыгын әйттеләр. Әмма хиҗап баш киеме түгел. Ул нәкъ чалбар, күлмәк, оекбаш кебек үк минем киемемнең бер өлеше. Мин Конституциянең икенче бүлегендәге 19нчы һәм 28нче статьяларны күрсәттем. 28нче маддәдә һәр кешенең динне ирекле тотарга һәм аның нигезендә эш итәргә хокукы бар дип әйтелгән. Конституция хиҗапны күз алдында тотып язылмаган дип җавап кайтардылар», — дип аңлатты Алинә.
«Шәригать буенча кием-салымның нинди булачагы язылган. Мин шул кагыйдәләргә буйсынам», — ди кыз.
«Профилактик утырышта» Алинә яулыкны салудан баш тарткан. Аңа «тәртибе турында уйларга» өч көн вакыт биргәннәр, яки уку йортыннан куыласың дип әйткәннәр. Бу өч көн эчендә студенткага көч структураларыннан шалтыратканнар, шәхси әңгәмәгә чакырганнар. «Бүлектә бер хезмәткәр минем белән әйбәт итеп сөйләшергә тырышты, яулыкны салудан баш тарткач, миңа куркыныч итеп: „Кем белә, бәлки берәр җирдә берәр кем сиңа пычак белән кадый да һәм шуның белән барысы да хәл ителә“, — дип янады. Тагын бер хезмәткәр минем белән бик тупас, әдәпсез әңгәмә алып барды, укуга катнашы булмаган сораулар бирде. Хокук саклау органнары мине куркыткач, яулыкны салдым, күпмедер вакыт колпакта йөрдем, ягъни мин көллият куйган таләпкә бардым. Тик шуннан соң да психологик басым туктатылмады. Көллияткә керүгә, минем янга дежур торучылар килеп җитте дә, башыңнан салмасаң, сине уку йортыннан куабыз дип янадылар. Шулай ук лекцияләргә, практик дәресләргә укытучылар, администрация, дежур торучылар кереп, мине тикшереп йөрде. Лекцияләрдә бөтен аудитория алдында укудан куылу хакында искәртеп тордылар», — ди Алинә.
Алинә үзенең шушы чактагы хис-кичерешләре белән дә уртаклашты.
«Мин мондый янаулардан соң үземне ничек хис итә алам соң? Һәр көн саен көллияткә килеп, бүген куып чыгарырлармы яки юкмы, имтиханга кертерләрме яки юкмы дигән уйлар, әлбәттә, минем психологик халәтемдә чагылыш тапмый калмады. Мин барысын да сөйли дә алмыйм, чөнки тәфсилләп сөйләргә көчем дә юк инде», — ди Алинә.
Ә бер көнне исә студентканы бөтенләй уку йортына кертмиләр.
«Беркөнне администрация мине дәресләргә бөтенләй кертмәде, чөнки мин яулыкта идем. Устав белән тыелган дип дәлилләделәр. Бу озак вакыт дәвам итте. Миңа куркыныч фразалар белән янауларны, бармак күрсәтүләрне минем төркемдәшләрем дә бик яхшы күрде, миңа булган шушындый мөнәсәбәттән алар шок хәлендә иде.
Төрлечә әйтүчеләр бар иде. «Син элек нормаль идең бит», диючеләр дә булды, ягъни мин хәзер яулыкта йөргәч, нормаль түгел. Минем хәзерге һәм элек булган тормышыма диагноз куярга алар кем соң?
Һәр түземлекнең дә чиге бар. Чираттагы кисәтүләрдән соң, мин Омскидагы адвокатларга шалтыраттым, бөтенесенә дә хәлне сөйләп бирдем. Бер фирманы сайлап, уку йортына дәгъва яздым. Дәгъваны мораль зыян өчен компенсацияләү буенча эшләделәр. Минем максат учреждениедән акча алу түгел, ә дәүләт биргән хокукларымны бозмыйча, тынычлап укуымны дәвам итү. Мин Омскийда тудым һәм үстем, мин Россия Федерациясе гражданкасы», — дип аңлата кыз.
Әти-әнисе тулысынча кызны яклый. Шулай ук ире, дуслары, туганнары, төркемдәшләре, танышлары да ярдәм итеп тора.
«Омскида мондый нәрсәнең булганы юк. Минем урында булмаган кешеләр минем нинди авыр хисләр кичергәнемне аңламаячак. Шуңа күрә мин үзем бу хәлгә карата ничек тә булса көрәшергә булдым», — дип тәмамлады үз хокукларын яклаучы Алинә.
Студентка үзенең исемен афишалау яклы булмавын әйтте. Шуңа күрә ул фотосын куймауны үтенде. Аның җирле журналистларга да үпкәсе бар.
«Минем максат ниндидер конфликт яки бәхәс тудыру түгел. Мин, гомумән, суд утырышының ни өчен ачык булуын һәм минем шәхси мәгълүматларымны таратуларын аңламыйм. Хәзер минем рөхсәттән башка Интернетта минем шәхси мәгълүматларымны тараталар. Минем максатым гаделлекне торгызу гына. Көллият гадел эш йөртми. Баштагы курсларда хиҗапта йөрдем, беркем дә бер сүз әйтмәде һәм кисәк кенә, кемнеңдер шәхси инициативасы булган микән, аңламыйм, никтер кысрыклый башладылар. Мин берничә журналистка мәгълүмат бирдем, аннан соң дөрес түгел мәгълүмат чыкты. Имеш, мин уку йорты 50 мең сум күләмендә компенсация түләсә, хиҗап киюне туктатам дигәнмен. Бу алай түгел!» — ди Алинә Наврузова.
Хакимият: каршы килмибез, әмма кимәсен!
Бу хәлне ачыклау өчен, «Татар-информ» журналисты медицина көллияте белән элемтәгә керде. Уку йортында безгә мәгълүмат бирмәячәкләрен әйттеләр, өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратырга куштылар.
Безгә Омск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Анна Никитенко җавап бирде. Ул безгә көллияткә мөрәҗәгать итәргә кушты. Әмма министрлык ягыннан җавап бирде. Аның әйтүенчә, Алинә Наврузовага көллият кысаларында хиҗап кию тыелмаган, ә кайбер очракларда, медицина оешмаларына барганда, практика вакытларында кыз махсус формада булырга тиеш булган.
«Студенткага хиҗапны медицина көллияте кысаларында кию тыелмады. Әмма кыз, беренче чиратта, медицина көллиятендә белем ала. Ул махсус формада йөрергә тиешле булачак медицина хезмәткәре. Көллият студентлары медицина оешмаларында була, практикалар уза һәм шул чакта аларга махсус форма кию кирәк. Бу хакта аны берничә тапкыр кисәткәннәр, ул күргәнебезчә, аңламаган, ишетмәгән. Бу очракта форма дигәндә хиҗап күз алдында тотылмый. Без сезгә көллияткә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, алар сезгә җавап бирерләр. Миңа билгеле булганча, студентка хиҗап киеп йөрү буенча гына түгел, ә мораль зыян китергән өчен дә шикаять белдергән», — ди Анна Никитенко.
Хәзрәт: Безгә игътибар бирмиләр
Шулай ук «Татар-информ» мөфти, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов белән дә элемтәгә кердек.
«Мин ул мәсьәлә турында үзебезнең егетләр — мөфти, Ата хәзрәт белән сөйләшкән идем. Тик бу вакыйгада без көчсез. Безнең адвокатлар, Марат Аширов белән Равил Тугушев, шушы мәсьәлә белән Мордовиядә шөгыльләнгәннәр иде. Бүгенге көндә дә аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки аларның ул мәсьәләдә тәҗрибәләре бар. Минемчә, аларның ярдәм итүләре мөмкин. Адвокатлар, төрле юридик аргументлар китереп, Мордовиядә ул мәсьәләне чиштеләр. Аларның тәҗрибәсе, хәл итү мөмкинлеге бар.
Без Диния нәзарәте исеменнән күп яздык. Аңа бик игътибар бирмиләр. Мин, кануннарны китереп, шәригать ягыннан яздым, әлбәттә, алар аңа игътибар итми.
Канун буенча мөселман хатыннарына паспортка яулык белән төшәргә була. Димәк, бу рәсми нәрсә. Рәсми документларга яулыктан фотога төшү мөмкин булгач, яулыкны ничек инде бәйләп йөрергә ярамый?
Без андый мәсьәләләрне күтәрсәк, безнең мәчетләргә дә зарар килә. Без зарардан курыкмыйбыз. Әгәр файда китереп, зарар күрсәк, ул бер хәл. Әгәр файда да китерә алмыйча, зарар китерсәк — анысы икенче. Ул миңа гына зарар килсә, мин чыдыйм, бернәрсә дә түгел, аны күргәнем дә бар. Әмма безнең мәчетләр, бабайлар бик куркып калалар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә шушындый хәл», — дип җавап бирде Аширов.