Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын дрон һөҗүм куркынычы: бер атна эчендә Казан аэропорты дүртенче тапкыр ябылды

news_top_970_100

Казан аэропорты тагын ябылды. Дрон һөҗүме куркынычы булу сәбәпле, очып китәргә тиешле 10 рейс, безнең һава аланы кабул итәргә тиешле 12 рейс тоткарлана.

Томск, Сургут һәм Кемереводан Казанга килергә тиешле рейслар Бегиш һава аланына төшеп туктаган.

Казан аэропорты 21, 25, 27 декабрьләрдә ябылган иде. Шимбә көнне Казанга дрон һөҗүме булды, шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләренә һәм торак йортларга дроннар һөҗүм итте. Сәнәгать предприятиеләренә пилотсыз очкычлар зыян сала алмады. «Лазурные берега», «Манхеттэн» торак комплексларына һәм Цеткин урамындагы торак йортка дроннар бәрелеп шартлап зыян салды.

25 декабрьдә Россиянең 5 өлкәсенә дрон һөҗүме булганлыгы ачыкланды. Белгород, Воронеж, Курск, Брянск, Тамбов өлкәләренә һөҗүмнәр булган.

27 декабрьдә 13 дрон бәреп төшерелүе билгеле булды. Дроннар Брянск, Курск, Белгород, Тула, Әстерхан өлкәләрендә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100