Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын бер җырчы күкрәгенә операция ясаткан: «Сулыш алуы кыен, йөткерергә куркыта»

news_top_970_100
Тагын бер җырчы күкрәгенә операция ясаткан: «Сулыш алуы кыен, йөткерергә куркыта»
социаль челтәрләр

Җырчы Ләйлә Галиева күкрәкләренә һәм күз кабагына пластик операция ясаткан. Ләйлә, матурлану өчен, кайбер артистлар һәм блогерлар кебек, чит ил клиникаларына барып тормаган, күкрәкләрен һәм күз кабагын Уфада гына үзгәртергә булган.

«Аллаһка шөкер, 2 көн ятканнан соң, мине чыгаралар. Беренче 4 көндә авыр булачак, дип әйткәннәр иде, чыннан да шулай. Сулыш алуы кыен, йөткерергә, төчкерергә куркыта. Ярар, барысы да үтәр. Без, хатын-кызлар, нәрсә аша гына үтмибез бит. Барысы да яхшы булыр.

Яшь бара, үзгәрешләр күренә. Ике бала тапканнан соң, хатын-кызның организмы үзгәрә. Мин үзләрен карап йөрүче уңышлы кешеләрне күзәтәм. Алар миңа мотивация бирә, һәм мин дә бу адымга барырга булдым. «Менә акчасын әрәм итә», – дип әйтүчеләргә игътибар итмим. Иң мөһиме – миңа якыннарым һәм яраткан тормыш иптәшем рөхсәт итте. Һәр кешенең үз фикере, бәлки, мин дә берәр кешегә мотивация бирермен.

Операция 4,5 сәгать дәвам итте. Бирегә кеше бик күп килә икән. Кемдер күкрәкләрен зурайта да әле. Мин исә аларны бары тик күтәртеп, тарттырып кына куйдым.

Әле 1 ай буе корсет киеп йөрергә, антибиотиклар эчәргә, авыртуны баса торган дарулар эчеп торырга туры киләчәк», – дип сөйләгән Ләйлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100