Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын бер тимер юл тукталышы ябылу алдында: билетсыз «куяннар» гаеплеме, пассажир ташу оешмасының кирелегеме?

«Татар-информ” хәбәрчесе "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышына барып, “куяннар”ны күзәтеп кайтты.

news_top_970_100
Тагын бер тимер юл тукталышы ябылу алдында: билетсыз «куяннар» гаеплеме, пассажир ташу оешмасының кирелегеме?

Сәгать 06:30. Түбән Вязовые авылындагы "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышы янында әлегә тынлык. Бары тик безне күреп, койма артындагы ике эт кенә тавыш биреп куйды. Расписание буенча 06:55тә Яшел Үзәнгә барган электричка монда туктарга тиеш. Иртәнге 7 – халыкның эшкә бара торган вакыты. Димәк, пассажирлар күп булачак.

Юл хакы - 22 сум, әмма алырга вакыт юк

Тимер юл кассасы 05:45 сәгатьтә ачыла. 7 туларга 15 минутлар кала берән-сәрән кеше җыела башлады. Ике кулына ике сумка тоткан ханым, безгә дә игътибар итми, контролерның сүзенә дә колак салмыйча тукталышка ашыкты. “Билет алыгыз” дигән сүзгә ул, дорфа гына итеп: “Хәзер” дип җавап кайтарды. Бәхетенә, ул арада төрле яктан авыл халкы җыела башлады. “Куян” булырга ниятләгән ханым шул халык арасында эреп диярлек юкка чыкты.

Иртәнге рейска чыгучыларның күбесе хатын-кызлар, ир-атлар да юк түгел, мәктәп укучылары, студентлар да шәйләнә. "753 чакрым" тукталышыннан "Идел күпере посты" тукталышына бару бәясе - 22 сум. Бу – 10 чакрымлык зонага куелган юл хакы. Электричка килергә 10 минут кала касса каршына чират тезелде. Электричка тавыш биргәч, әллә каян пәйда булып, “Поезд китә бит, өлгермибез” дигән сылтау белән, ашыга-кабалана вагонга сикерүчеләр дә булды. Менә шулар инде “куян”нар.

Гадәттә, әлеге станциядә электричкага көненә 200-250 кеше утыра. Шуларның өчтән бере генә юл хакын түли икән.


“200 пассажирның 80е генә билет ала”

– Кызганыч, тиешле чаралар күреп торылса да, билетсыз йөрүчеләр проблемасы кимеми һәм кайбер тукталышларда актуаль кала бирә. Әлеге тукталышта бу проблема аеруча да сизелә", - диде "Содружество" пассажир компаниясенең халык ташуны оештыру һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Николай Еремцов. – Әйтик, әлеге тукталыштан 200-250 кеше утырса, шуның нибары 70-80е генә билет ала.

Бүлек башлыгы сүзләренә карасаң, шәһәр яны поездларының Зөя-Яшел Үзән участогында йөрүче маршрутының «753 чакрым» тукталышы зыянга эшли. Билетсыз йөрүче пассажирлар аена 80 мең сум зыян китерә. Шул уңайдан, әлеге тукталыш эшчәнлеген туктатырга мөмкин.

Ябылу гадәте бар инде

Ябылу куркынычы дигәннән, 2014 елда әлеге тукталыш эшчәнлеген туктаткан була инде. Әмма әлеге дә баягы пассажирларның күпсанлы шикаятләре нәтиҗәсендә кабат эшли башлаган. 2015 елда касса куелса да, пассажирлар билет алырга теләми икән. Еремцов сүзләренчә, түләп йөрүче пассажирлар саны узган ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк.

– Платформада билет кассасы эшләсә дә, пассажирлар бушка йөрүне кулай күрә. Чөнки күбесенә бары бер генә тукталыш - "Идел күпере посты" станциясенә кадәр генә барасы. Ә ике тукталыш арасын поезд өч минутта үтә. Контролер барысын да тикшереп чыгарга өлгерми. Эләккәне исә «Хәзер төшәм» дип аклана. Кемдер билет алырга өлгерми кала. Безнең исәпләүләр буенча, көн саен 120-150 пассажир бу станциядән “куян” булып үтә. «Билетсыз, «куян» булып йөрү - шәһәр яны поездларында очрый торган күренеш. Әмма һәр юнәлештә дә «куян»нар күп дип әйтеп булмый. Әйтик, Арча, Кукмара якларына йөрүче электричкаларда әлеге проблема шуның кадәр күп димәс идем. Шәһәр яны поездларында барлык халыкның 2 проценты билетсыз йөри.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, билетсыз йөрүчеләрне тагын "Идел" посты, "Зөя", "Васильево" тукталышларында очратырга була.

«Гадәттә, студентлар һәм ир-атлар түләми”

Без рейдка чыккан иртәдә төгәл 100 кеше кассадан билет алды.

– Бу – иртәнге сәгатьләр өчен рекорд. Кичә көне буена нибары 42 билет сатылган. Ә бит безнең пассажирлар шул бер үк кешеләр. Иртәнге электричкага - 17, күп дигәндә 20 кеше билет ала. Бу – көн саен билет алып йөри торган намуслы пассажирлар, – диде “Зөя” тимер юл участогы башлыгы Оксана Баранова. – Бер генә тукталыш барасы булса да, үз теләкләре белән билет алучылар да юк түгел. Бер апа көн саен Яшел Үзән станциясенә кадәр ике якка дип билет ала.

Оксана Баранова сүзләренчә, поезд китәргә 5-10 минут кала, платформага менмичә, куак, койма артларында качып торучылар да бар.

– Гадәттә, поезд бер генә минут туктап тора. “Куяннар”ның күпчелеге студентлар, ир-атлар. Хатын-кызлар күп очракта билет ала. Студентлар бөтенләй дә түләми дияр идем. Югыйсә, бездә Зөя станциясеннән алып Яшел Үзән станциясенә кадәр яраклы юл йөрү картасы да бар. Ул 720 сум тора. Көн саен түләп йөрүгә караганда, 300 сумны янга калдырырга булыша ул. Эш көннәре өчен юл йөрү картасы 605 сум. Укучыларга билет бәясенә 50 процент ташлама каралган. Аларга билет нибары 11 сумга төшә. “735 тукталыш”та аена нибары 1-2 юл йөрү картасы алалар. Болар – даими клиентлар.

      Бу ни бу? Җинаять кылган кебек каршы алалар!”

“Содружество” компаниясе вәкилләре “куяннар”ның койма, куак артларында качып торуларын берничә тапкыр кабатласа да, без бүген мондый картинаны күрмәдек. Хәер, моны без генә түгел, тукталышта “прописка”да булучыларның да күргәне юк икән.

– Бүген монда тикшерү өстенә тикшерү, ниндидер җинаять кылынган төсле. Без моннан берничә кеше йөрибез һәм барыбыз да билет ала. Кемнеңдер айлык “проездные” бар. Мин һәр эш көнендә Казанга йөрим. Өсте-өстенә тезелгән контролер күреп аптырап киттем. Гадәттә, бер кеше генә тикшерә. Анысы да һәр көнне түгел әле, – ди Фәния Еникиева.


    Фәния апа сүзләренчә, ике тукталыш арасы ике-өч минут кына түгел. Контролерлар вагонда һәр пассажирны энә күзеннән үткәрергә җитешә. “Бер чакрым озынлыктагы күперне дә узасы бар бит әле”, – ди ул.

    – Станциядә бит касса бер генә якта. Ә платформага ике яктан килергә була. Билет алырга дип бу якка чыксаң, товар поезды үтеп киткәнче, сиңа кирәкле электричка килеп, узып та китәргә мөмкин. Кеше бит эшкә ашыга. Әмма андыйларның да бәхәсләшеп торганын күргәнем юк, алар электричкада билет ала, – диде ул.

            “Электричка – карап торган, бердәнбер транспорт чарасы”

        Көн саен әлеге платформадан утырып китүче Алексей Иванов та станциядәге бүгенге җанлануга гаҗәпләнүен белдерде. 



        – Көн саен йөрим – кыенлыклар туганы юк. Менә - “проездноем” бар. Ә быел беренче тапкыр шушындый картина. Ике егет каршы алды да: “Билетың бармы?” дип сорый. Болар контролерлар түгел, төгәл беләм. Гадәттә, анда сакчы белән бер хатын-кыз була. Матур гына исәнләшә, билет сата – бер проблема да юк. “753 тукталышы”на башка альтернатива юк. Электричка – безнең карап торган бердәнбер транспорт чарасы. Идел күперенә кадәр аннан автобус та, күпер дә юк. Җәен паром аша чыгу – 250, кышын боз кичүе аша 700 метр үтү 170 сум тора. Боз эрегәндә кая барырга, нишләргә? “Куяннар”дан котылу өчен тукталышны япмакчы булалар. Ә халыкка нишләргә? “Зөя” станциясенә кадәр 20-25 минут җәяү барырга кирәк, – бит дип ярсыды ул.

        Иванов әлеге станциягә бәйле бәхәс чиста гына түгел дигән фикердә.    

        Шантаж түгел микән бу?”

        – “Содружество” хөкүмәтне бу платформа белән шантажлап, акча каерырга тели дигән уй да бар миндә. Чөнки “753 чакрым” тукталышына альтернатива юк. Ә халыкны аяксыз итеп булмый. Хөкүмәт көн саен эшкә ашыгучы 250 кешене транспортсыз калдыра алмый. Күрәсезме, бу тукталышта металл коймалар да юк. Минемчә, бу махсус эшләнгән, тукталыш хезмәт күрсәтүгә яраксыз дип табылу өчен кирәк. Утларны да әле яңарак куйдылар. Тукталышның ышыклану урынын карагыз! Биш кеше сыйса-сыя торгандыр. Аның да бер ягы капланган, икенче ягы ачык. Эскәмияләр дә юк, аларын да алдылар. Элек монда биек платформа, аның бер ягыннан гына кереп була иде. Менә шунда кассир куйсыннар да билет сатсын алайга киткәч! Инде бер дә булмаса турникет куегыз. Билет станциядән сатанциягә кадәр сатылмый. Ә ул билгеле бер чакрым зонасына исәпләнгән. Безнең тукталыштан “Иңел күпере посты”на кадәр ул 22 сум. Шулай ук Зөя һәм Атлашкинога кадәр дә юл хакы шул бәя. Әйтик, бер генә тукталышка түләргә кирәк булса, проблема да булмас иде, бер тукталыш арасы 10 сум булса диюем, – диде пассажир. 


          "Электричкага иртә чыгып басудан ни мәгънә?!"

          Алексей әфәнде “куаклар артына качып торучы пассажирлар”дан да кычкырып көлде.

            – Платформага дүрт яклап килергә була. Шулай ук сукмаклар да бар. Ә касса бер генә якта. Вагонга килеп керү белән кассир яныңа килеп баса, билетны аннан да алып була. Аңламыйм, урам кассасы нигә ул очракта? 25 градуслы суыкта платформада басып торуның мәгънәсен күрмим. Халык иртәрәк чыкса, ышыграк урын эзли. Мин дә алдан чыгып басмыйм, ә электричканы күрсәм, билгеле, йөгерә башлыйм. Менә шуннан соң инде “куак арасында качып торып, йөгереп чыкты” диләр. Түләргә теләмәгән кешегә хөррият анда. Платформаны әйләнеп чыгып, икенче яктан да электричкага кереп китәргә була.

            Аның сүзләренчә, 6 вагонлы электричканы 4 контролер 2-3 минутта әйләнеп чыга.

            "Без бит үзебезнең тукталышка дип билет алган юк"

            Алексей Иванов 2014 елда электричканы туктату вакыйгасын да искә төшерде.

            – Берәр атнага тукталып торгандыр ул. Иң кызыгы - анысы да язын, пычрак вакытта иде. Монда бит Түбән Вязовые авылы халкы гына түгел, Собакино, Курочкино авылларыннан да киләләр. Алар шушы электричкага өлгерү өчен 20-25 минут җәяү тәпили. Ә иң кызыгы ни, беләсезме? Кассада бездән кайсы ноктага кадәр барасын сорыйлар, чөнки ул билетта күрсәтелә. Ә электричкада һәрвакыт “Зөя-Яшел Үзән” маршруты дип “сугалар”. “753 чакрым”ны махсус “сукмыйлар”. Янәсе, сезгә ни аерма? Зона бит шул ук. Билгеле, “753 чакрым” тукталышында билет алучы күренми һәм чыгымнар узган елга караганда кими.



            "Тукталышны алу мәсьәләсе күтәреләчәк"

            – Без радикаль карарлар яклы түгел, әмма билетсыз йөрүче пассажирлар проблемасына күз йомып кала алмыйбыз, – ди "Содружество" пассажирлык компаниясенең  халык ташуны оештыру һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Николай Еремцов. – Шәһәр яны пассажир ташу компаниясенә әлеге тукталыштан килгән зыян бюджетта чагылачак. Безнең компания пассажирлар ташу буенча дәүләт заказын үти, димәк, бюджеттан дотация һәм субсидия ала. Ә юл хакын түләмәүче пассажирлар компаниягә чыгым гына китерә. Бу бюджетта ачык чагыла. Әгәр бу проблема хәл ителми һәм пассажирлар үзләренең җаваплылыгын танымый икән, компания тарафыннан әлеге тукталышның эшчәнлеген туктату мәсьәләсе күтәреләчәк. 

            Куяннар” икеләтә түли


            Тагын шунысы бар, Еремцов сүзләренчә, әгәр пассажирлар кассадан билет алмый икән, поездга утыргач, 30 сум күләмендә комиссия дә өстәп түләргә тиеш. Инде билет бәясе белән комиссияне дә түләүдән баш тартса, юридик яктан, аңа административ хокук бозу турында акт төзелә һәм ун чакрым зонага исәпләнгән бәяне 50 тапкыр артыграк түли. Мисал өчен, "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышыннан “Идел елгасы посты” тукталышын алабыз икән, 22 сум юл хакы 50гә артып, 1100 сумны тәшкил итә.

            Тик шунысы бар, үзе белән шәхесен раслаучы документы булмаса, кешене административ җаваплылыкка тарта алмыйлар. Контролер бары тик “куян” пассажирны икенче тукталышта төшерергә генә хокуклы.

            "Поезд монда тукталмаса, тизрәк йөрер иде"

            Николай Еремцов артык тукталыш – өстәмә баш авыртуы дигән мәгънәдән дә тайчынмый. 

            – Һәр тукталыш – өстәмә чыгымнар дигән сүз. Поездны туктатырга, кабат кузгалтып, юлын дәвам иттерергә кирәк. Акрынаю һәм тизләнү электр энергиясен күбрәк сарыф итә. Бу юлдагы вакытның артуына да китерә. Әгәр ул монда тукталмаса, поезд тизрәк йөрер иде. Әлеге поездны арендалауга да чыгымнар кимер, электр энергиясе өчен дә түләү азрак булыр иде. Һәр тукталышка билгеле бер чыгымнар тотыла. Ә бу “756 чакрым” тукталышында тукталыш бар, чыгымнар да бар, ә билет алырга теләмиләр, шунлыктан керем чыгымны капламый.



            Тукталышны кулланыштан чыгару Еремцов вазыйфасына керми, “Содружество” компаниясенең дә кулыннан килми бу. Компания ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хезмәт күрсәтә. Димәк, бу сорау да өстәрәк карала. Әмма министрлык әлегә авыртмаган башына тимер тарак тагасы килми. “Татар-информ” хәбәрчесенең соравын алар “Содружество” компаниясенә җиткерәчәкләрен әйтте. Әлегә шул. Без исә, үз чиратыбызда,  бу мәсьәләнең кайсы якка хәл ителәчәген күзәтеп барачакбыз. 

                Комментарийлар (0)
                Калган символлар:
                news_right_column_1_240_400
                news_right_column_2_240_400
                news_right_column_3_240_400
                news_bot_970_100