news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тагын бер татар җырчысы Андрей Малаховта кунакта булган

news_top
Тагын бер татар җырчысы Андрей Малаховта кунакта булган
Фото: Альбина Кармышеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Альбина Кармышева «Россия -1» телеканалында Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән. Үзе генә түгел, бик матур тавышлы егет – Арслан белән! Җырчы бу хакта үзенең сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сез безнең Арслан белән дуэтыбызны күргән булгансыздыр. Моннан ике ел элек бер фестиваль өчен мин Арслан белән дуэт башкарган идем. Менә шул чыгыштан соң Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруында катнашуыбызны сорадылар. Бик күңелгә үтәрлек чыгарылыш булды. Дуэтны җырладык, Арслан матур шигырьләрен сөйләде, ә мин өстәл артында үземнең яраткан җырларымны искә төшердем.

Тапшыру барышында без үзебезне, чын татарларга хас булганча, тыйнак тоттык, әмма бик күп шаярттык.

Федераль телеканалларга беренче генә чакырылуым түгел. Моңа кадәр тапшыруларның форматы туры килми иде. Ниһаять, Малаховта кунакта чын күңелдән җырладык», – дип яза ул бу турыда.

Исегезгә төшерәбез, узган елда Малаховта кунакта татар артистларыннан Әлфинә Әзһәмова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова булганнар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар