news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тагын бер почта бүлекчәсен ябачаклар...» Кобра авылында почтальон урамда катып үлгән

news_top
«Тагын бер почта бүлекчәсен ябачаклар...» Кобра авылында почтальон урамда катып үлгән
Фото: Тикшерү комитеты, Кобра авылы төркеме

Киров өлкәсе Даров районы Кобра авылында почтальон урамда катып үлгән, дип хәбәр итә өлкә буенча Тикшерү комитеты.

Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана. Вакыйга булган урынга тикшерү комитеты вәкилләре килгән.

Киров өлкәсендә минус 41 градус булган, дип хәбәр ителә.

Киров өлкәсе төркемнәрендә бу хатынны бик нык кызганып язалар. Почтальон хатынның өлкән яшьтә булуы билгеле. «Яшьләрне каян аласың? 3 мең сумга кем йөрсен?», «Йөрәге тоткандыр да, ярдәм итүче булмаган...», «Ә нигә почта үз хезмәткәрләрен тиешле кием белән тәэмин итми?», «Нигә транспорт бирмәгәннәр?», «Тагын бер почта бүлекчәсен ябып куячаклар, «нигә» дип сорасаң – «почтальоннар катып үлмәсен генә» диячәкләр...», «Почта хуҗаларын да шул урамнардан йөртергә кирәк», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар