Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын бер ил «дус түгел илләр» исемлегенә кертелде

news_top_970_100
Тагын бер ил «дус түгел илләр» исемлегенә кертелде

Россия хөкүмәте Норвегияне дус түгел илләр исемлегенә кертте, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.

Норвегия апрель аенда Россия илчелегеннән 15 хезмәткәрне һәм хәрби атташе аппаратын чыгарып җибәрүне таләп итте. Моны алар «кизләү (разведка) эшчәнлеген чикләү» теләге белән аңлатты. Россия, моңа җавап итеп, Норвегия илчелегенең 10 кешесен илдән чыгарып җибәрде.

Дус түгел илләр Россиядәге илчелек, консуллык, вәкиллекләргә Россия хезмәткәрләрен эшкә яллауда чикләүләр кертелә.

Норвегиягә лимит 27 кеше дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта чикләүләр АКШ, Чехия, Греция, Дания, Словения, Хорватия. Словакиягә кертелгән.

«Дус түгел илләр» термины 2022 елның мартында кертелде. Былтырның 7 мартында Хөкүмәт карары да чыкты. Хәзерге вакытта Россиянең «дус түгел илләр» исемлегендә 47 ил, шуларның 27се – Европа Берлеге илләре. Болардан тыш Австралия, Албания, Андорра, Багам утраулары, Бөекбритания, Исландия, Канада, Лихтенштейн, Микронезия, Монако, Яңа Зеландия, Сан-Марино, Төньяк Македония, Сингапур, АКШ, Тайвань, Украина, Черногория, Швейцария, Көньяк Корея, Япония.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100