Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тагын бер хыялым тормышка ашты, Аллаһка шөкер!» - Венера Шәмиева Мәккәдә

Җырчы, 3 бала әнисе Венера Шәмиева хәзерге вакытта Мәккәдә. Ул изге җирдәге матур күренешләрне төшереп, сторизларга чыгара.

news_top_970_100
«Тагын бер хыялым тормышка ашты, Аллаһка шөкер!» - Венера Шәмиева Мәккәдә
Салават Камалетдинов

«Әссәләмүгаләйкүм, дуслар! Тагын бер хыялым тормышка ашты, Аллаһка шөкер! Без Мәккәдә. Дәүләтебез дә безнең белән. Балаларны аерым-аерым чит илгә алып чыгу аларга үзләрен бердәнбер итеп тою өчен эшләнә. Монда бишәүләп бару керми. Бары тик өчәү генә.

Өйдә калган балалар үпкәләми, тыныч кына үз чиратларын көтәләр. Һәм бүләкләр, әлбәттә. Җәлилне без Гарәп Әмирлекләренә, Зөләйханы Италиягә алып чыккан идек. Кәгъбәтуллага кергәч, маркерлар сорама, яме, улым. Зур теләкләр телә», — дигән идем.

Кичә кемдер: «Нәрсәләр сорадың Аллаһтан, Дәүләт», — дип сорагач, «үземә сорамадым, менә болар өчен сорадым», — дип безгә күрсәтә. «Мин аларны гомер буе шулай яратыйм һәм аларны бөтен кешеләр яратсын», — дип сорадым», — ди.

Ләкин әйтә алмыйм бу бару ял булып саналырмы… Бәлки Хаҗга баруны аерым итеп санарбыз. Башка балаларыбызны да алып чыгарга язсын! Монда килү — бик мөмкин эш. Ният, теләк кенә кирәк!» — дип яза җырчы.

 

«Күңелле сәфәрләр сезгә!», «Үзем барган кебек сөендем, Аллаһ Тәгалә насыйп кылсын», «Минем дә хыялым — Мәккәгә бару», -дип шатланып язган инстачылар.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100