Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тагын бер генә төшик инде»: Таудан шуганда нәни кыз һәлак булган

8 яшьлек кыз белән аның 10 яшьлек абыйсы бер тюбингка утырып таудан шуганда фаҗига була.

news_top_970_100
«Тагын бер генә төшик инде»: Таудан шуганда нәни кыз һәлак булган
https://pixabay.com

1 гыйнварда Новосибирск шәһәрендә 8 яшьлек кыз бала таудан шуганда һәлак булган. Аның 10 яшьлек абыйсы имгәнгән, малай хастаханәдә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Без — минем бергә яши торган ирем һәм нәни туганнарым белән таудан чана шуарга бардык. Башта барыбыз бергә шудык, бар да яхшы иде. Тауда тагын башка өлкәннәр һәм балалар да шуды. Без китәргә җыенгач кына, балалар „тагын бер генә шуарга“ сорады. Без рөхсәт иттек. Балалар икесе бергә тюбингка утырып төшеп китте, без алар артыннан шудык. Балалар аяклары белән тормозлый башлады, тюбинг кырыйга китте һәм тимер коймага бәрелде. Без алар янына йөгереп бардык, сеңлем канга баткан иде. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырдык, ләкин соң икәне билгеле иде инде», — дип сөйли балаларның апасы.

Аның сүзләренчә, ашыгыч ярдәм бик тиз килеп җиткән, ун минут чамасы гына узгандыр. Табиблар таудан читтәрәк туктала, аннары алар елгадагы боз буйлап җәяү килә. Реаниматологлар баланы терелтергә маташа, тик коткара алмый.

«Мин әле дә ышана алмыйм. Миңа ул исән кебек. Ул каядыр киткән һәм тиздән кайтыр кебек», — ди бу хатын.

Хәзер әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Баланы якын арада җирлиләр. 

Фаҗига баланың барлык якыннары өчен шок була. Аның белән бергә таудан төшкән абыйсы да бик борчыла. Аны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар җитди имгәнү булмавын әйткән. 

«Әлбәттә, без үзебезне гаеплибез. Ләкин без болай булыр дип күз алдына да китерә алмадык. Бу — бәхетсезлек очрагы, һәркем белән булырга мөмкин. Хәзер социаль челтәрләрдә безнең турында ни язганын күрәбез, безгә дә бик кыен. Ләкин безгә ярдәм итәрдәй кешеләр дә табылды», — ди бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100