news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тагын бер фаҗигале янгын: Мәүлетов урамындагы янгында ана һәм аның улы һәлак булды

Казанның Мәүлетов урамындагы панель йортта янгын иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә башлана.

news_top
Тагын бер фаҗигале янгын: Мәүлетов урамындагы янгында ана һәм аның улы һәлак булды
Йортның икенче катындагы янгын турында хәбәр алынганнан соң янгын сүндерүчеләр биш минут эчендә килеп җитә. Янгынны егерме минутта сүндерәләр.
 


Янгында 63 яшьлек пенсионерка һәм аның 27 яшьлек улы үлә. Аларның гәүдәләре суд-медицина экспертизасына җибәрелде.



Кичә булган янгында өч кеше һәлак булган иде. Декабрьнең беренче ун көнендә республикада 104 янгын булды, аларда 4 кеше һәлак булды, 8 кеше сырхауханәләргә эләкте. Янгыннарның төп сәбәбе - электро приборлары белән дөрес файдаланмау. Шул сәбәпле, республикада янгынга каршы көрәш режимы кертелә. 



 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар