«Сәнгатькә багышланган гомер» — татар халкы Венера Гәрәева белән мәңгелеккә хушлашты
«Җылы йөрәген бар кешегә таратып, китеп барды» — бу сүзләр Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева турында. Бүген аны татар җәмәгатьчелеге озакка сузылган авыруыннан соң мәңгелеккә озатты. Венера апаны татар халкы кечкенә генә җыйнак ханым дип истә калдырыр.